Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы ачылды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:24

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы ачылды.

Утырышның көн тәртибенә 15 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.

Көн тәртибенә кертелгән проектларының алтысы беренче укылышта, дүртесе икенче укылышта каралачак.

Кырык тугызынчы утырыш кысаларында беренче укылышта каралачак закон проектлары белән автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре, урманнардан файдалану, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында, шулай ук Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертеләчәк.

Икенче укылышка 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары әзерләнгән. Республика бюджеты турындагы закон проектына 200 төзәтмә кертелгән (фикер алышу барышында 17 төзәтмә авторлар тарафыннан караудан алынган, йомгаклау таблицасына 183 төзәтмә кертелгән, алар барысы да кабул итүгә тәкъдим ителгән). Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы закон проектына 10 төзәтмә кертелгән, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан алар кабул итергә тәкъдим ителә.

Парламент утырышында икенче укылышта шулай ук гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон проекты каралачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге закон проекты 19 октябрьдә Дәүләт Советы утырышында парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр катнашында каралды. Алар тарафыннан яңгыратылган тәкъдимнәр Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан өйрәнелә һәм гражданнардан килгән тәкъдимнәр белән гомумиләштерелә.  Закон проектына комитет тарафыннан 6 төзәтмә кертелгән.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты да икенче укылышта карауга әзерләнгән, ул гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм аларга җавапны «дәүләт хезмәтләре» сайтында шәхси кабинет аша алу мөмкинлеген күздә тота.

“Хөкүмәт сәгате” кысаларында Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең эшчәнлеге турында мәгълүматны утырышта Татарстан Республикасы буенча фонд бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин тәкъдим итәчәк.

Дәүләт Советы депутатлары көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 22 мәсьәләне үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2024 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» 503-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында
(I укылыш).

3. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 485-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

4. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»          486-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

5. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 507-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында   (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 506-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 501-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 500-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 502-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында
(I укылыш).

10. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 505-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль  ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 81 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 504-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»
488-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

13. «Татарстан Республикасында гражданнарга патриотик тәрбия бирү турында» 479-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында
(II укылыш).

14. «Россия Федерациясе дәүләт теле турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 468229-8 номерлы федераль закон проекты турында (гавами киңлектә Россия Федерациясе дәүләт теле буларак рус телен куллануны тәэмин итү хакында).

15. «Эскроу счетлардан файдаланып төзелеш подряды шартнамәләре буенча торак йортлар төзү турында» 471420-8 номерлы федераль закон проекты хакында (шәхси йортлар төзүдә һөнәри подрядчы оешмаларны проекттагы финанслау турында).

16. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына «Эскроу счетлардан файдаланып төзелеш подряды шартнамәләре буенча торак йортлар төзү турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү хакында» 471417-8 номерлы федераль закон проекты турында (шәхси йортлар төзүдә подрядчы оешмаларны проекттагы финанслауны кертүгә бәйле рәвештә законнарны камилләштерү хакында).

17. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге    149 статьясына үзгәреш кертү турында» 471415-8 номерлы федераль закон проекты хакында (подрядчы эшләрен өстәмә бәягә салым салудан азат итү турында).

18. «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 471418-8 номерлы федераль закон проекты турында.

19. «Куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать иминлеге турында» Федераль законның 13 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 471414-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт хезмәтләре күрсәтү срокларын оптимальләштерү өлешендә).

20. «Россия Федерациясендә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»  468216-8 номерлы федераль закон проекты турында (вәкаләтләрне киңәйтү өлешендә).

21. Хөкүмәт сәгате: «Россия Федерациясе Пенсия иминияте һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге эшчәнлеге турында».

22. Төрлесеннән.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                            

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, хөкүмәт әгъзалары, чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.  

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның туры трансляциясе алып барыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International