Җәмәгать судьясы сайланды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:27

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Азнакай суд районына җәмәгать судьясын сайлау мәсьәләсен карадылар. Судьялыкка сайлауга кандидатураны ТР Югары суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының уңай карары белән аны җитәкче Шакир Яһудин таныштырды.

ТР Дәүләт Советы ТР Азнакай суд районы буенча 3 нче суд участогына вәкаләтләр срогын чикләмичә ТР җәмәгать судьясы итеп Маргарита Калиниченконы сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International