Дәүләт Советы 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон кабул итте

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:39

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде һәм якын арада Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга юнәлдереләчәк.  

9 октябрьдә Дәүләт Советына кергән бюджет турындагы закон проекты парламентның профильле комитетлары утырышларында каралды, парламент тыңлаулары форматында һәм республиканың барлык муниципалитетлары катнашында республика киңәшмәсендә  тикшерелде. 2 ноябрьдә республиканың төп финанс законы Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.

Республика бюджеты турындагы закон проектына регламент срокларында 200 төзәтмә кертелгән, шуларның 181е - ТР Министрлар Кабинетыннан, 17се - депутатлардан, 2се - Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан. Депутатлар керткән төзәтмәләр җентекләп эшкәртелгән, алар буенча уртак карарлар эшләнгән, аларның кайберләре бюджетның чыгым өлешенә кертелгәнлектән авторлар тарафыннан кире алынган. Нәтиҗә таблицасына 183 төзәтмә кертелгән, аларның барысы да кабул итү өчен профильле комитет тарафыннан тәкъдим ителгән.

183 төзәтмәнең 181е республика Министрлар Кабинетыннан килгән һәм дүрт төп юнәлешкә кагыла.

Беренче блок төзәтмәләре федераль бюджет акчалары хисабына керемнәр һәм чыгымнарның артуын исәпкә ала. "Үзгәрешләр 49 юнәлешкә кагылды, – дип аңлатты Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты  рәисе Леонид Якунин, – нигездә өстәмә финанс чаралары сәламәтлек саклауга – 4,3 млрд.сум, авыл хуҗалыгына – 2,9 млрд. сум, юлларга – 2,4 млрд. сум, мәгарифкә – 1,8 млрд. сум, экологиягә-1,7 млрд. сум юнәлтелгән».  

Нәтиҗәдә, федераль акчалар күләме 2024 елда 15,7 млрд.сумга артачак һәм 67,4 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2025 елда 16,4 млрд.сумга үсеш көтелә, гомуми күләме 55,1 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2026 елда 15 млрд.сумга арттыру планлаштырыла, гомуми күләме 62,6 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Төзәтмәләрнең икенче блогы чыгымнарны бюджет классификациясе кодлары буенча бюджет ассигнованиеләрен аларны арттырмыйча төгәлләү белән бәйле. Өченче блок төзәтмәләре редакция –аныклау характерында, дүртенче блок –йомгаклау төзәтмәләре.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан килгән ике төзәтмә, шулай ук редакция-аныклау характерында. 

"Төзәтмәләр Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында җентекләп каралды, аларның барысы да объектив характерда", –  дип ассызыклады Леонид Якунин.

Татарстан Республикасы бюджеты тулаем түбәндәге параметрлар белән кабул ителде:

- 2024 елда керемнәр – 399 млрд.599 млн. 130 мең 100 сум,  чыгымнар – 399 млрд. 599 млн. 130 мең 100 сум тәшкил итәчәк;

- 2025 елда керемнәр – 403 млрд. 592 млн. 206 мең 900 сум,  чыгымнар – 416 млрд. 90 млн. 167 мең 200 сум, дефицит 12 млрд. 497 млн. 960 мең 300 сум тәшкил итәчәк;

- 2026 елда керемнәр – 427 млрд. 404 млн. 227 мең 900 сум, чыгымнар – 446 млрд. 275 млн. 971 мең 200 сум, дефицит – 18 млрд. 871 млн. 743 мең 300 сум тәшкил итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International