Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты икенче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:45

Бүген икенче укылышта һәм тулаем алганда Дәүләт Советы утырышында 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына  Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектына регламент срокларында 10 төзәтмә кергән, шуларның җидесе - республика Министрлар Кабинетыннан, өчесе - Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан.

Төзәтмәләр нәтиҗәсендә  Фонд бюджетының керем һәм чыгым өлеше 29,8 млн. сумга арта. Профильле комитет рәисе урынбасары аңлатканча, үзгәрешләр федераль бюджеттан акча бүлеп бирү һәм медицина ярдәме күрсәтү максатларында авиация хезмәтләрен сатып алуны тәэмин итүгә финанслау чыгымнарын төгәлләштерү белән бәйле.

"Моннан тыш, 2024 елга субвенциянең гомуми күләме кысаларында бюджет классификациясе кодлары буенча чыгымнар яңадан бүленде, - дип белдерде Камил Нугаев, - аерым алганда, ММИ территориаль программасы буенча медицина ярдәме өчен түләү өчен акча күләме 1,2 млн. сумга арткан". Кайбер төзәтмәләр редакция-аныклау характерында.

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон түбәндәге параметрлар белән кабул ителде:

- 2024 елда керемнәр 79 млрд. 605 млн. 662 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 79 млрд. 605 млн. 662 мең сум;

- 2025 елда керемнәр 84 млрд. 567 млн. 409,6 мең сум тәшкил итәчәк , чыгымнар - 84 млрд. 567 млн. 409,6 мең сум;

- 2026 елда керемнәр - 89 млрд. 791 млн. 229,2 мең сум, чыгымнар - 89 млрд. 791 млн. 229,2 мең сум.

План чорына бюджет кытлыгы планлаштырылмый.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International