Фәрит Мөхәммәтшин Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышын уздырды

2023 елның 1 декабре, җомга, 12:55

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды, анда бу елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы вәкиллекләренең чит илләрдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясе субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанда чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эш Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Ватандашлар эшләре буенча хөкүмәт комиссиясе белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла. Ватандашлар белән эшләүгә ил җитәкчелеге зур игътибар бирә. Мәсәлән, быелның мартында РФ Президенты Указы белән ватандашларны күчерү дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде, октябрьдә гражданлык турында яңа Федераль закон кабул ителде, ә 23 ноябрьдә Россия Президенты Указы белән ватандашларга Россия Федерациясе гражданлыгы бирү  механизмы камилләштерелде.

"Бүген дөнья үсешенең катлаулы чорын кичерә, бик зур үзгәрешләр бара, –  дип ассызыклады парламент башлыгы, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп,  – Татарстан бу шартларда милләтара тынычлык һәм татулык үрнәген күрсәтүен дәвам итә һәм икътисадны тотрыкландыру, Көнбатыш илләренең санкцияләренә каршы тору өчен актив чаралар күрә. Элеккечә үк, ватандашларга ярдәм итү өчен барлык мөмкин булган чаралар күрелә.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ватандашлар белән хезмәттәшлек буенча зур эшне Татарстан Республикасы Рәисе башкара, ул эшлекле сәфәрләр барышында татар җәмгыятьләре активы белән очрашулар үткәрә. "ТР Рәисенең актив ярдәме белән Татарстанда диаспора вәкилләре катнашында, татар бизнесменнарын чакырып зур чаралар уза", – дип басым ясады парламент башлыгы.

Дәүләт Советы депутатлары да бу зур эшкә, шул исәптән парламентара хезмәттәшлек форматында да үз өлешләрен кертәләр. Әйтик, быел октябрь аенда Татарстанның парламент делегациясе Алтай республикасында булды, анда Дәүләт Җыелышы – Эл Курултай белән парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешүдә аерым статья Алтайның татар иҗтимагый оешмаларының эшчәнлегенә ярдәм итүгә, татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән күп яклы элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирә. «Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек ике яклы нигездә дә, күп яклы икътисадый һәм сәяси мәйданчыклар аша да төзелә, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме форматында. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча аның башында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тора, – диде парламент башлыгы, – Төркем эшенең икътисади үлчәме –  Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренең традицион халыкара икътисадый «Казан форум»ы.

2023 елда Координацион совет эшенең нәтиҗәләре турында республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте. "Татарлар  Россиядә сан буенча икенче урында тора, бүген дөньяның 60 илендә яши, аларның 45ендә Бөтендөнья татар конгрессы үзәкләре булдырылган",-дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев. Ул шулай ук 2023 елда булган зур чаралар турында сөйләде, алар арасында - «Җәлил укулары», «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы, «Татар кызы» конкурсы, «Татарча диктант» һ.б.  Ватандашларыбыз яшәгән дәүләтләрдә үткәрелә торган Сабантуйлар һәм ифтарлар традицион рәвештә ватандашлар арасында ихтыяҗлы булып кала.

Утырышта Россия төбәкләрендә татар һәм башка милли телләрне укыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бу эш турында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова хәбәр итте. "Бүген илнең 28 төбәгендә татар теле өйрәнелә, шуларның егерме дүртендә уку планы кысаларында, шулай ук факультативлар һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында", – дип сөйләде Минзәлә Закирова. Дәреслекләр һәм методик әдәбият белән тәэмин итү буенча зур эш алып барыла. Дәреслекләрнең федераль исемлегенә хәзерге вакытта 60 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге кертелгән. РФ субъектларында һәм чит илләрдә Каюм Насыйри үзәкләре эшли. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе оештырыла. Быел татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия форумы узган, анда Россиянең 30 төбәгеннән 800 делегат катнашкан.

Милләттәшләр белән мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне ныгытуга килгәндә, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, бу эш быел ТР Рәисе игълан иткән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында аерым яңгыраш алган. Хәзерге вакытта Россия төбәкләре белән 80 Хөкүмәтара килешү һәм татар мәдәниятен популярлаштыру буенча 39 ведомствоара килешү имзаланган. Ил төбәкләрендә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре актив уза. Россиядә һәм аннан читтә быел 364 сабантуй уздырылган, татар халык бәйрәме илнең 54 төбәгендә һәм ерак һәм якын чит илләрнең 25 илендә узган. 2024 елга 399 сабантуй уздыру планлаштырыла.

2024 елда ватандашлар белән икътисади хезмәттәшлекнең төп бурычлары арасында, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сүзләренә караганда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә республиканың уңай имиджын саклау һәм үстерү, республика предприятиеләренең продукциясен һәм хезмәтләрен алгаалып бару, «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, республикага инвестицияләр җәлеп итү, ватандашлар белән алар булган илләрдә һәм төбәкләрдә хезмәттәшлек итү каралган.

"2023 елда ватандашлар белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем эшчәнлеге дәвам итте, – дип сөйләде Герман Лернер, – төркем составына 39 кеше керә – башкарма хакимият органнары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә республика вәкиллекләре вәкилләре. Татарстан вәкиллекләре тәкъдимнәрне үтәү буенча өзлексез эш алып баралар, партнерлар эзләүдә, сөйләшүләр үткәрүдә һәм килешүләргә кул куюда ярдәм күрсәтәләр».

Эшче төркемнең мөһим юнәлешләренең берсе, Герман Лернер әйтүенчә, хезмәттәшлекнең килешү базасын камилләштерү һәм үстерү. Быел Россия Федерациясенең чит ил һәм регионнардагы партнерлары белән 7 килешү һәм аларны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы төзелгән. "Бу документлар алда торган эшне еллар дәвамында алып барырга ярдәм итә һәм алга таба хезмәттәшлек итүнең һәм көчләр кооперациясенең төп максатларын, юнәлешләрен һәм механизмнарын билгели», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

2023 елда гамәлгә ашырылган иң әһәмиятле проектлар арасында Герман Лернер Әзербайҗанның "Араз үзәнлеге икътисади зонасы" сәнәгать паркы территориясендә Auto Leasing Azerbaijan сервис үзәген ачуны билгеләп үтте.

"Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясе белән уртак эшебезне аерым билгеләп үтәргә кирәк, – диде Герман Лернер, – быел республиканың рәсми делегацияләре Беларусь Республикасына, Ульяновск өлкәсенә һәм Мәскәүгә сәфәрләре барышында эшлекле даирәләр, ватандашлар һәм татар җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашты. Ел дәвамында шулай ук Төркмәнстан, Үзбәкстан, Мисыр, Әзербайҗан Республикасы, КХР, Ставрополь һәм Байкал аръягы краена бизнес-миссияләр оештырылды".

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин республикада ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе туплануын билгеләп үтте, шул исәптән федераль дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлекнең дә нәтиҗәле механизмнары һәм инструментлары табылган. Шул ук вакытта заманча шартларда эшнең яңа формаларын эзләү кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов катнашты, видеоэлемтә режимында көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышуга Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев кушылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International