«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары инвалидларның хокукларын яклау буенча сорауларга җавап бирде

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе, 14:58

Бүген Казанда көн дәвамында инвалидлар декадасына багышланган «Хатын-кызлар игътибары» телефон линиясе эшләде. Кайнар линияне үткәрү тәкъдиме Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә чыккан иде.

«Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева журналистлар белән аралашканда билгеләп үткәнчә, бүген кайнар линиягә тьюторлык хезмәтен оештыру, опека рәсмиләштерү, картлык буенча иминият пенсиясенә югары түләү алу, дәвалану урыннарына бару өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  гражданнарны транспорт белән тәэмин итүгә бәйле сораулар килгән. "Мөрәҗәгатьләрне һәрьяклап карау өчен кайнар линия эшендә башкарма хакимият органнары вәкилләре дә катнаша. Бу рәвешле аралашу нәтиҗәле, чөнки без килгән сорауларны шунда ук бергәләп хәл итү юлларын эзлибез, аларны контрольгә алабыз, кирәк булганда, аңлатмалар бирәбез», – диде  Алсу Нәбиева.

Алсу Нәбиева шулай ук «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән бергәләп кайнар линия үткәрүнең инде  традициягә әверелүен ассызыклады. Быел «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе биш тапкыр оештырылган. Депутатларның игътибары үзәгендә балаларның җәйге ялын оештыру, мәгариф, өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукларын яклау һ. б. мәсьәләләр тора.

Кайнар линиягә йөзгә якын сорау килгән. "Сораулар төрле, алар арасында җитди мәсьәләләр дә бар, алар алга таба эшләнүне һәм профильле министрларга, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, шулай ук прокуратура органнарына мөрәҗәгать итүне таләп итә. Сәламәтлек саклау системасына кагылышлы сораулар бар, мәсәлән, шифаханәгә  «Ана һәм бала» дәвалануына юлламалар бирү, дарулар белән тәэмин итү, шул исәптән  урында яткан авыруларны карау өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин итү, инвалидлык төркемен билгеләү кебек мәсьәләләр күтәрелә. Ел саен инвалидлык группасын раслатып торуга кагылышлы шикаятьләр дә бар», – дип басым ясады Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Бүген татарстанлыларга юридик һәм консультация ярдәмен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Прокуратурасы, Нотариаль һәм Адвокатлар палатасы, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләре күрсәтте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International