Казанда "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлекчәсе конференциясе узды

2023 елның 9 декабре, шимбә, 17:08

Бүген Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXV конференциясе узды, анда 2023 елда төбәк бүлекчәсе эшенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, Татарстан бердәмроссиялеләре 17 декабрьдә Мәскәүдә узачак "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XXI съезды делегатларын сайладылар, шулай ук берничә оештыру мәсьәләсен хәл иттеләр. Конференция эшендә Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Генераль Советы Секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин катнашты.

Конференция делегатларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, оешканнан соң узган  22 ел эчендә партия җитди үсеш юлын үткән һәм реаль эшләр белән кешеләрнең ышанычын яулаган. «Бу елларда "Бердәм Россия" Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлы таянычы булды, - диде ул. - Бүген партия илебезнең абруйлы сәяси көче булып тора, җәмгыятьтә хөрмәт һәм ышаныч белән файдалана, ил үсешенә лаеклы өлеш кертә».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан зур сайлау циклына керә. "Киләсе елның мартында Россия Президентын сайлаулар узачак, - диде ул, - кичә Владимир Владимирович Путин сайлауларда катнашуы турында игълан итте. Республика Президент курсын һәм аның карарын тулысынча хуплый. Бүген аеруча бердәмлек мөһим. Татарстанлылар дөрес сайлау ясар дип ышанам».

Партия җитәкчелеге исеменнән конференция делегатларына партиянең Генераль Советы Секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин мөрәҗәгать итте. "Без "Бердәм Россия"нең Татарстанда иң актив һәм күпсанлы сәяси көчләрнең берсе булуына шатбыз, - диде ул. - Биредә барлык партия проектлары, шул исәптән сайлаучылар наказлары нәтиҗәләре буенча формалаштырылган «Халык программасы» гамәлгә ашырыла, партия оешмасы махсус хәрби операция зонасында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә зур гуманитар ярдәм күрсәтә. Һәм без Татарстан бердәмроссиялеләре дә ил җитәкчелеге тирәсендә актив берләшәчәкләренә ышанабыз. Татарстанга һәрвакыт үз үрнәгегез белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәткәнегез өчен рәхмәт».

Республиканың Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» партиясен оештыру турындагы истәлекләре белән уртаклашып, партиянең беренче документларында салынган Россия бердәмлеге принцибы киләчәктә дә җәмгыятьне берләштерүне дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. "Партия исеменә Россиянең күпмилләтле халык тарафыннан иң кирәкле чакырылыш буларак берләшүе идеясен салуыбыз тирән символик мәгънәгә ия, - дип ассызыклады Россия Федерациясе Хезмәт Герое. - Безнең партия чыннан да ил белән идарә итә, аны тагын да көчлерәк һәм куәтлерәк итә алган иң көчле сәяси көчкә әверелде. Бу хәзерге шартларда аеруча актуаль, һәм мин ышанам, ил Президенты тирәсендә берләшеп, без үсештә бердәм булачакбыз".

2023 елда партия оешмасының эш йомгаклары һәм алдагы чорга бурычлар турында хисап доклады белән «Бердәм Россия» ТРБ Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Россия Президентын һәм җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны республика парламенты башлыгы 2024 елда партия оешмасы тормышында үзәк вакыйгалар дип атады. "Бердәм Россия"нең  бүген Татарстанда 126 меңнән артык партия әгъзасы һәм 18,5 мең тарафдары бар, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. - Россия Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында, җирле хакимиятнең вәкиллекле органнарында Татарстаннан бердәмроссиялеләрнең депутат активы республиканың актив закон чыгару «вертикален» тәшкил итә. Илнең иң зур төбәк бүлекчәләренең берсе буларак, без партия сафларын тулыландыруга зур игътибар бирәбез, бу эшне системалы, сыйфатлы һәм планлы нигездә алып барабыз.

Фәрит Мөхәммәтшин партия проектларын тормышка ашыруга аерым тукталды. Парламент башлыгы әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада башкарма хакимият белән тыгыз бәйләнештә 24 федераль һәм 4 төбәк партия проекты, 200дән артык җирле бүлекчә проекты гамәлгә ашырыла. "Алар барысы да гражданнарның сорауларын һәм территориаль үзенчәлекләрне исәпкә ала, конкрет күрсәткечләргә ия", - дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Төбәк бүлекчәсе Секретаре билгеләп үткәнчә, кешеләрнең сорауларына тәңгәл китереп, төп партия документы – "Бердәм Россия"нең  Халык программасы формалашкан, узган сайлау кампанияләре барышында 2,5 миллионнан артык мөрәҗәгать килгән, шуларның 20 меңнән артыгы – Татарстан халкынан. Бүген алар инде яртысыннан артыграгы үтәлгән.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республикада бердәмроссиялеләр контролендә 6 меңгә якын тәкъдим, сайлау округларында йөзләгән конкрет объект бар. «Республика федераль финанслау белән гамәлгә ашырыла торган төп юнәлешләрнең берсе – капремонт һәм яңа мәктәпләр төзү буенча "отличниклар" рәтендә тора, - дип билгеләп үтте ул. - Җәмәгать урыннарын төзекләндерү, авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү буенча яхшы нәтиҗәләр бар».

Социаль газлаштырып бетерү программасы буенча 31 меңнән артык гариза бирелгән, 24 мең килешү төзелгән, йортларның өчтән ике өлешенә газ килгән инде. "Бәлки, динамика гомумән илдәге кебек үк тәэсирле түгелдер, әмма шуны истә тотарга кирәк: без күптәннән үз масштаблы газлаштыру үткәрдек, аның дәрәҗәсе хәзер 99,2% тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

«Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасы ике ел эчендә 21 районда 98 мәктәпне ремонтларга мөмкинлек биргән.

Республикада «Партия десанты» контроле уңышлы алып барыла, аның кысаларында барлык дәрәҗәдәге депутатлар Халык программасы объектларына чыгалар, халык белән очрашалар, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, халык белән традицион диалог форматларының берсе булып гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү кала. "10 ай эчендә партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 5,4 меңнән артык мөрәҗәгать килгән, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Мөрәҗәгать иткән гражданнарның өчтән икесе диярлек барлык дәрәҗәдәге депутатлар тарафыннан кабул ителде". Татарстанлылар өчен социаль тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык, хезмәт һәм хезмәт хакы мәсьәләләре актуаль булып кала. " Кешеләр бездән конкрет, авыр проблемалар буенча чын ярдәм көтәләр" - дип ассызыклады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин партия әгъзаларының Донбасста яшәүчеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эшенә аерым игътибар бирде. "Бүген безнең йөрәкләр сугыш кырында Ватан суверенитетын һәм мәнфәгатьләрен батырларча яклаучылар белән, – дип ассызыклады ул. – Алар арасында безнең партиядәшебез, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, муниципаль совет вәкилләре, партиянең гади әгъзалары бар. Җиңүгә ышанабыз һәм егетләребезнең тизрәк исән-сау өйләренә кайтуын көтәбез!»

Парламент башлыгы парламентарийларга, оешма җитәкчеләренә, волонтерларга, махсус хәрби операция зонасына партиянең гуманитар йөкләрен формалаштыруда һәм җибәрүдә катнашкан барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерде. Ай саен алгы сызыкка һәм Россия Федерациясенең яңа төбәкләренә, Лисичанск һәм Рубежноега төзелеш материаллары, дарулар, көнкүреш химиясе һәм азык-төлек белән фуралар җибәрелә. Барлыгы  2 мең тонна авырлыктагы 127 йөк машинасы җибәрелгән. Муниципаль берәмлекләрдә бердәмроссиялеләрнең депутат корпусын мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә беркетү оештырылган. "Һәр гаилә турында кайгыртабыз, игътибар итәбез. Алга таба без барлык кирәкле хокукый, матди һәм социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтәчәкбез. Бу безнең изге бурычыбыз", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Алдагы чорга бурычлар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин, төп максат – 2024 елгы сайлауларны лаеклы, югары кимәлдә оештыру һәм сәяси дәрәҗәдә уздыру дип билгеләп үтте. "Президент партиясе буларак, без илнең лидеры Владимир Владимирович Путин тирәсендә кабат берләшергә тиешбез, - дип басым ясады ул.  Президент сайлауларында катнашу турында игълан иткән карары һәм сайлауларда аны күмәк рәвештә яклап чыгуыбыз безнең гомуми җиңүебез булачак! Безнең партиядә җиденче чакырылыш Дәүләт Советының актив депутат корпусын формалаштыру, республиканың Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла торган социаль-икътисадый үсеш тармакларын саклап калу һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен алга таба күтәрү өчен парламент күпчелеген тәэмин итү өчен җаваплылык ята.  Татарстан төбәк бүлеге моның өчен кирәкле барлык оештыру ресурсларына ия".

Конференция ахырында партия конкурсларында җиңүчеләрне, партиянең актив әгъзаларын ТР Дәүләт бүләкләре, Дәүләт Советы Рәисенең һәм "Бердәм Россия"Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International