Профильле комитет әгъзалары республиканың Ветеринария идарәсе эше турында мәгълүмат тыңладылар

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе, 17:46

Бүген Казанда, Игенчеләр сараенда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы узды. Комитет әгъзалары 2023 елда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе эшчәнлегенең юнәлешләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар 2023 елда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга планны расладылар.

Төп мәсьәлә буенча мәгълүматны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов тәкъдим итте. "Илдә йогышлы авырулар буенча эпизоотик хәл бик киеренке, – дип ассызыклады ветеринария идарәсе җитәкчесе. – Бүгенге көндә Россиядә 75 кош гриппы очрагы ачыкланган, шуларның 34е Идел буе округында, 6 кош фабрикасы, 94 Африка дуңгыз чумасы очрагы (26сы Идел буе округында), 282 бруцеллез (5се Идел буе округында), 5 Себер түләмәсе чире һәм 9 нодуляр дерматит очрагы зыян күргән. Республиканың ветеринария хезмәте барлык төр хайваннарның баш санын 100% диагностик тикшеренүләр һәм хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын профилактик вакцинацияләр белән тәэмин итә.

Алмаз Хисаметдинов хуҗасыз хайваннарны аулау эшен оештыру турындагы законнарны үтәү мәсьәләләренә аерым тукталды. 2024 елга республика бюджеты тарафыннан бүленеп бирелүче субвенцияләр күләме, агрессив хайваннарны тотуны исәпкә алып, 88 миллион 334 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптән субвенцияләрнең гомуми суммасыннан 29 миллион 80 мең сум агрессив этләрне тотуга юнәлдереләчәк. «Башкарма комитетлар биргән мәгълүматка караганда, хәзерге вакытта республиканың шәһәр һәм районнарында хуҗаларсыз 10 193 хайван исәпләнә, - дип басым ясады идарә башлыгы. – Хуҗасыз хайваннарны тоту өчен республикада бүгенге көндә 19 приют бар, шуларның 17се - шәхси һәм 2се муниципаль. Терлекләрне тоту урыннарының гомуми саны 3 меңнән артык. Татарстан Республикасы Рәисе кушуы нигезендә күзәтүчесез хайваннар өчен муниципальара приют төзү проекты гамәлгә ашырыла, аны Яр Чаллы шәһәрендә урнаштырырга планлаштырыла».

Азат Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, быелның 11 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының йорт хайваннарын тотуга, аларны һавада йөртүгә карата өстәмә таләпләрне раслау турындагы карары чыкты, ул 2024 елның 1 мартыннан эшли башлаячак. Документ күпфатирлы йортларда, торак яки арендага алына торган биналарда йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен төгәлләштерә. Күп катлы йортларда гомуми кулланылыштагы урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын тоту тыела. Аерым алганда, йорт хайваны торак йорттан читтә, кеше күп булган урында һәм җәмәгать транспортында эт борынчыкта һәм кыска гына тезгендә булырга тиеш (1,5 метр).

Комитет әгъзалары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе мәгълүматын игътибарга алды.

Бүген профиль комитеты әгъзалары республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән республика Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Федераль законнарга территориаль зоналарның торак пунктлары чикләренең җир кишәрлекләре чикләре белән кисешүен бетерүгә, шулай ук торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләүгә һәм алар турында белешмәләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне җайга салуга юнәлтелгән үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, Россия Федерациясе Җир кодексының 83 статьясына торак пунктлар җирләренең төшенчәсен һәм торак пунктлар чикләрен билгеләүче үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, үзгәрешләр табигый дәвалау ресурсларына ия булган һәм дәвалау-сәламәтләндерү урыннары һәм курортлар чикләрендә урнашкан җирләрдән файдалану һәм аларны саклау мәсьәләләрен җайга салуга юнәлтелгән. «Әзерләнгән  закон проекты белән Татарстан Республикасы Җир кодексында федераль кануннарның үзгәрешләрен чагылдырырга тәкъдим ителә», - дип ачыклык кертте Азат Хамаев.

Утырышта шулай ук комитет эше турында 2023 елда хисап һәм киләсе елга якынча план тәкъдим ителде, шулай ук башка мәсьәләләр каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International