Закон үз көченә керде

2023 елның 12 декабре, сишәмбе, 13:24

Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Рәисе тарафыннан  финанс законнары блогына кергән законнар – 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законнар, шулай ук агымдагы елга бюджет турында законга, республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелү турында законнар имзаланды. Моннан тыш гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон, шулай ук гражданнарга социаль ярдәм чараларын көйләүче берничә закон үз көченә керде. Закон чыгару яңалыклары турында тулырак безнең рубрикада укыгыз.

2024 елда бюджет чыгымнарының 80%тан артыгы социаль әһәмияткә ия

2024 елның 1 гыйнварыннан «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 116-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Бюджет –  республиканың төп финанс законы, анда якындагы өч елга Татарстан бюджет-финанс сәясәтенең төп юнәлешләре чагылыш тапкан. 2024 - 2026 елларда берсүзсез өстенлекле булып үсешнең илкүләм максатларына ирешү, социаль йөкләмәләрне үтәү һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кала.

Бюджет-2024, алдагы еллардагы кебек үк, социаль юнәлешле һәм программалы юнәлешле булып кала бирә. Аерым алганда, бюджет акчаларының 80%тан артыгы беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнарга җибәрелә.

Бюджет программалы юнәлешле, барлык чыгымнарның 90 проценттан артыгы дәүләт программалары буенча язылган (барлыгы Татарстан Республикасының 32 дәүләт программасы гамәлгә ашырылачак).

Шулай ук бюджетта бюджет даирәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын күтәрү каралган, гавами норматив йөкләмәләрне үтәү чыгымнарын индексацияләү исәпкә алынган, гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары финансланган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән бюджет турындагы закон эксперт советлары катнашында профильле юнәлешләр буенча парламент комитетлары утырышларында каралды, депутат берләшмәләре тарафыннан фикер алышынды. Республиканың төп финанс законы парламент тыңлаулары форматында тикшерелде. Моннан тыш, Татарстанның барлык муниципалитетлары катнашында видеоэлемтә форматында республика киңәшмәсе узды. Гомумән алганда, бюджет турында фикер алышу чараларында меңнән артык кеше катнашты.

Татарстан Республикасы бюджеты түбәндәге параметрлар белән расланды:

- 2024 елда керемнәр  399 млрд 599 млн 130 мең 100 сум, чыгымнар - 399 млрд 599 млн 130 мең 100 сум тәшкил итәчәк;

- 2025 елда керемнәр 403 млрд 592 млн 206 мең 900 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар -  416 млрд 90 млн 167 мең 200 сум, дефицит - 12 млрд 497 млн 960 мең 300 сум;

- 2026 елда керемнәр - 427 млрд 404 млн 227 мең 900 сум, чыгымнар - 446 млрд 275 млн 971 мең 200 сум, дефицит - 18 млрд 871 млн 743 мең 300 сум.

2024 елда медицина ярдәме күрсәтү чыгымнары артачак

2024 елның 1 гыйнварыннан «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»117-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон белән 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты раслана, аның керемнәре һәм чыгымнарының гомуми күләме билгеләнә.

Фонд бюджеты параметрлары социаль-икътисади үсеш фаразының төп макроикътисади параметрларына ярашлы исәпләнгән, фонд бюджеты керемнәренең төп өлешен Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан Татарстан Республикасы территориясендә медицина иминияте оештыруны финанс белән тәэмин итүгә алынган субвенцияләр тәшкил итә. Фонд бюджеты чыгымнары структурасында иң зур өлешне «Сәламәтлек саклау» бүлеге буенча чыгымнар тәшкил итә (99,4%).

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында Закон түбәндәге параметрлар белән расланды:

- 2024 елда керемнәр 79 млрд 605 млн 662 мең сум, чыгымнар 79 млрд 605 млн 662 мең сум тәшкил итәчәк;

- 2025 елда керемнәр – 84 млрд 567 млн 409,6 мең сум, чыгымнар – 84 млрд 567 млн 409,6 мең сум тәшкил итәчәк;

- 2026 елда керемнәр – 89 млрд 791 млн  229,2 мең сум, чыгымнар – 89 млрд  791 млн 229,2 мең сум тәшкил итәчәк.

Чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет дефициты планлаштырылмый.

Гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү максатларында

4 декабрьдә «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору һәм 2024 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларының үтәлеш үзенчәлекләрен билгеләү турында»118-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон белән геосәяси һәм икътисади хәл начарланган очракта икътисадка һәм гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән акчалар суммасына бюджет дефицитының чик күләмен һәм республиканың дәүләт бурычы күрсәткечләрен арттыру мөмкинлеге билгеләнә.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин законга аңлатма биреп, түбәндәгеләрне билгеләп үтте: «Бюджет кодексының  дәүләт гарантияләре программаларын һәм эчке дәүләт хисаплашулары программаларын бюджет турындагы законга кушымталар буларак рәсмиләштерү таләбе турындагы нигезләмәләре 2024 елга вакытлыча туктатыла. Моннан тыш, бюджет кытлыгын, дәүләт бурычының йә муниципаль бурычның иң югары чиген икътисад тармакларын торгызу, милли оборона һәм иминлек, аерым категориядәге гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү кысаларындагы чараларны финанс белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән  бюджет ассигнованиеләре күләменә кадәр арттыру мөмкинлеге рөхсәт ителә ".

М-7 юлы төзелеше дәвам итә

24 ноябрьдә «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»115-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон «Татдортранс-инвест» АҖнең Зеленодольск муниципаль районында Казан чигенә кадәр М-7 Волга юлын төзүгә 6 млрд 428,5 млн  сум күләмендә заем шартнамәсе буенча йөкләмәләрен тәэмин итүгә Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләрен бирүне күздә тота.

Урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүен рәсмиләштерү вакыты кыскарту

15 декабрьдә (2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган 1 статьяның 1 һәм 2 пунктларыннан тыш) «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»120-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон урманнарны янгыннан саклауны камилләштерүгә һәм федераль ашыгыч  реакция чараларын җәлеп итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

Закон Татарстан Республикасы Рәисенең урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләрен киңәйтә. Аерым алганда, урман хуҗалыгы федераль агентлыгының ашыгыч чаралар куллану турындагы карары Татарстан Республикасы Рәисе белән килештерелергә тиеш.

Моннан тыш, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына беркетелгән вәкаләтләр дә тәгаенләнә. Республика урман хуҗалыгы министрлыгы хәзер Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын эшләү һәм раслау өчен җаваплы.

Закон, гражданнарга уңайлы булсын өчен, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен, аукционнар үткәрмичә, урман фонды җирләрендә урнашкан урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүен төзү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү вакытын 15 көннән 10 эш көненә кадәр кыскартуны күздә тота.

Дәвалану урынына бару өчен компенсация түләү тәртибе гадиләштерелә

2024 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»125-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә. Закон онкология авырулары һәм хроник бөер җитешсезлеге белән интегүче татарстанлыларга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү тәртибен гадиләштерә.

Элек хроник бөер җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче гражданнарга дәвалану урынына бару чыгымнарын компенсацияләү, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумының ике тапкырыннан түбән булса гына бирелә иде. Хәзер әлеге ярдәм чарасыннан гаилә кеременә карамастан файдаланырга мөмкин булачак.

Түләүсез юридик ярдәм программасында катнашучы гражданнар өчен нотариус хезмәтләре түләүсез булачак

2024 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»119-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон нотариусларның бушлай юридик ярдәмдә катнашу мәсьәләләрен көйли. Аерым алганда, нотариуслар дәүләт юридик бюроларының һәм адвокатларның, дәүләт түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар буларак, судларда, дәүләт органнарында һәм муниципаль органнарда, оешмаларда гражданнар мәнфәгатендә эш итүенә ышанычнамәләрне түләүсез таныклый.

Сүз республика законнары нигезендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хокукына ия булган гражданнар турында бара. Әлеге категорияләр исемлеге һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү очраклары «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы законның 12 статьясында билгеләнгән (ред.21.07.2023).

Аерым алганда, түләүсез юридик ярдәмнең барлык төрләрен алу хокукына аз керемле гражданнар, I һәм II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мобилизацияләнгән һәм ирекле хезмәткәрләр, инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, гадәттән тыш хәлләр  нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар  һ. б. ия.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтелүче конкрет ситуацияләр арасында күчемсез милек белән килешүләр, социаль наем шартнамәсе буенча торак урынга хокукны тану, әгәр җир кишәрлеге территориясендә гражданның һәм аның гаиләсенең бердәнбер торак урыны булган торак йорт булса җир кишәрлегенә милек хокукын саклау, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлешендә кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт бәхәсләре, эшчәнлек сәләтен чикләү һ. б. очраклар билгеләнгән.

Патриотик тәрбия – республиканың дәүләт сәясәте өстенлеге

11 декабрьдә «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында»123-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Бу республикада патриотик тәрбиягә бердәм караш урнаштырырга һәм бу өлкәдә мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү механизмын камилләштерергә мөмкинлек бирүче төп документ.

Әлеге закон республиканың гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендәге дәүләт сәясәте өстенлекләрен, максатларын, принципларын, бурычларын, шулай ук патриотик тәрбия субъектларын, аның хокукый һәм оештыру нигезләрен билгели, гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендәге Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлеп бирә.

«Патриотик тәрбия мәсьәләсе беркайчан да булмаганча актуаль, барлык профильле министрлыклар һәм башкарма хакимият органнары эшенә кагыла. Патриотизм тәрбияләү, кыйммәтләрне яшь буынга тапшыру – бик мөһим бурыч»,  –  дип басым ясады  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов билгеләп үткәнчә, законның аерым статьялары гражданнарның һәм коммерцияле булмаган оешмаларның гражданнарны патриотик тәрбияләүдә катнашуына багышланган. "Закон нигезендә җирле үзидарә органнары гражданнарны патриотик тәрбияләү эшчәнлегендә катнашырга һәм патриотик тәрбия өлкәсендә муниципаль программаларны расларга хокуклы", – дип аңлатты профильле комитет башлыгы.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җибәрә ала

22 декабрьдә «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»124-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон гражданнарның «Дәүләт хезмәтләре» порталын кулланып мөрәҗәгатьләр җибәрү һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинет адресына мондый мөрәҗәгатьләргә җаваплар җибәрү мөмкинлеген күздә тота. Мондый эшне дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр һәм халык алдында әһәмиятле функцияләрне башкаручы башка оешмалар 2025 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча оештырырга тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International