Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен хуплады

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 10:18

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советының илленче утырышына чакырылган кешеләр «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балаларның теләк-хыяллары язылган хатларны алып укыдылар. Балаларның теләкләре якын арада үтәләчәк.

Акциядә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләреннән балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар, шулай ук Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Запорожск һәм Херсонск өлкәләре территориясендә яшәүче балалар катнашты. Татарстаннан проект сайтына 1 меңнән артык кеше үзенең теләкләрен юллаган.

Фәрит Мөхәммәтшин алсу төстәге велосипед турында хыялланучы Казан кызының хыялын тормышка ашырачак. Ясминәгә 3,5 яшь, ул җырларга һәм биергә ярата, балет сыйныфына йөри. Ясминәнең бик сирәк очрый торган авыруы бар, ләкин, шуңа да карамастан, ул яшьтәшләре белән актив аралаша һәм велосипедта йөрергә өйрәнергә тели.

Парламент җитәкчесе шулай ук Айсель исемле кызның яңа ел теләген дә үтәчәк. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кыз күбрәк өйдә була, кул эшләрен башкарырга ярата һәм сәгатьләр буе конструктор җыя ала. Айсель Казанда яши. Фәрит Мөхәммәтшин аның өчен конструкторның җыелмасын әзерләячәк.

Оештыручылар әйтмешли, «һәркем игелекле тылсымчы була ала һәм моңа мохтаҗларга сөенеч бүләк итә ала» торган бөтенроссия хәйрия акциясенә бөтен ил: сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, Россия геройлары, артистлар һәм гади гражданнар теләктәшлек күрсәтә. Быел акция 2023 елның 15 ноябрендә старт алды һәм 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле уздырыла, быел ул бишенче тапкыр уза. Бу елларда илебездә яшәүче махсус ярдәмгә мохтаҗларның 106 450 дән артык теләге тормышка ашты.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International