Фәрит Мөхәммәтшин: "Балаларга ватанпәрвәрлек һәм гражданлык буенча беренче дәресләр гаиләдә бирелә»

2023 елның 19 декабре, сишәмбе, 15:38

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында яшьләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезләре буларак гражданлык һәм мәдәни үзенчәлекләрен формалаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары 2023 елда эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе чорга планны расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, яшь буынны патриотик тәрбияләү мәсьәләсе хәзерге шартларда аеруча актуаль һәм әһәмиятле. Парламент башлыгы искәрткәнчә, Россия дәүләт милли сәясәте стратегиясендә «гомумроссия гражданлык үзенчәлеге» һәм «гражданлык үзаңы» төшенчәләре үз дәүләтенә һәм җәмгыятенә катнашы булу, ил язмышы өчен җаваплылык, гражданлык хокукларын һәм бурычларын үтәү кирәклеге, шулай ук Россия җәмгыятенең төп кыйммәтләренә тугрылык буларак характерлана.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, гражданлык һәм патриотизм формалашуында гаилә аерым роль уйный. "Балачакта тиешле тәрбия алмаса, олы яшьтә ул гражданлык позициясен күрсәтү өчен үз теләге белән сайлауларга бармаячак, чөнки гомуми эш өчен җаваплылык тоймаячак, – дип басым ясады парламент җитәкчесе.  – Нәкъ менә шуңа күрә гаиләләргә ярдәм итү,  ата-аналарны һәм балаларны яклау кирәк, чөнки нәкъ менә гаиләдә бала беренче тапкыр гражданлык нигезләрен ала башлый».

Мәктәптә патриотизм һәм гражданлык мәсьәләләре «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләрендә карала. Моннан тыш, әлеге темаларга әңгәмәләр парламент дәресләре кысаларында үткәрелә, алар ел саен республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы депутатлары катнашында уза.

Яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре Дәүләт Советы депутатлары һәм парламентның профильле комитетлары игътибарының үзәгендә тора. Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, әлеге тема «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышында, шулай ук быел июнь аенда Питрәч районында узган Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында күтәрелгән. Моннан тыш, экспертлар һәм киң җәмәгатьчелек катнашында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында республика законы әзерләнде, ул быелның 11 декабрендә үз көченә керде. Республикада шулай ук «Яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

"Безнең республиканың балалар һәм яшьләрнең гражданлык һәм мәдәни үзенчәлекләрен тәрбияләү тәҗрибәсе күп яктан Россиянең мультимәдәнилеген һәм этник төрлелеген, аның төбәк үзенчәлекләрен тану мөһимлегенә нигезләнә, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Россиядә гражданлык төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мәдәни аерымлыкларны хөрмәт итүгә, бер-берсен белүгә һәм аңлауга нигезләнгән булырга тиеш, бу очракта этник һәм төбәк тәңгәллеге Россия күләмендә конфликтсыз рәвештә берләшергә, бердәм күпдәрәҗәле система барлыкка китерергә мөмкин".

Үз чыгышын тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштыру, шулай ук яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын табу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Бүген утырышта иҗтимагый хәрәкәтнең 2023 елдагы эшенә йомгак ясалды. Бу мәсьәлә буенча башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова җентекле доклад ясады.

Утырыш ахырында иҗтимагый хәрәкәт активистларына бүләкләр тапшырылды.

Утырышта Россия Герое Рәсим Баксиков, "Татарстан Республикасы Флоты" генераль директоры Роман Лизалин, "Яшь Герой" медале белән бүләкләнгән Тамерлан Зарипов (Биектау районында чыккан янгынның таралуын булдырмый калганы өчен), Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары - Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департамент җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика хәрәкәтенең территориаль бүлекчәләре советлары рәисләре, яшьләр секторлары җитәкчеләре һәм зона күләмендә координацион хәрәкәтләре рәисләре катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International