Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы уза

2026 елның 31 марты, сишәмбе, 22:35

Татарстан Республикасында "Бердәм Россия" партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы уза.

Белгечләр консультацияләре һәм халык белән очрашулар 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, хәзерге вакытта инде 25тән артык мөрәҗәгать каралган.

Беренче тематик кабул итүләрне РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Андрей Егоров, Эмиль Гобәйдуллин, Ләлә Кәдермәтова, Фәнис Нурмөхәммәтов, Казан шәһәр Думасы депутатлары Евгения Лодвигова һәм Андрей Беляков, шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин үткәрде.

Мөрәҗәгатьләрнең иң төп темалары булып капиталь ремонт, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу, җиргә кагылышлы законнар, хезмәт хакын түләмәү, шулай ук сәяси үсеш мәсьәләләре тора. Гражданнарның барлык сораулары да эшкә алынды, аңлатмаларның бер өлеше кабул итүләр барышында бирелде.

Аерым алганда, Дәүләт Советы депутаты Андрей Егоров мөрәҗәгать итүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләрне яңадан исәпләү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирде.

Тематик атна кысаларында шулай ук "2026 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә мөһим үзгәрешләр" темасына вебинары узды. Дәүләт Советы депутаты Андрей Егоров аның модераторы булды. Спикерлар арасында – ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов, Казан шәһәре ТКХ комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров һәм "БРиОР+К" ИК ҖЧҖ директоры Кәүсәрия Матросова.

Моннан тыш, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының исәп-хисапларны координацияләү бүлеге башлыгы Лилия Гыйлфанова һәм ТР Кулланучылар берлеге рәисе Марс Исмәгыйлев катнашуында  "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның социаль аспектлары һәм хокуклары" темасына вебинар узды.

Республика халкы 238-10-00 телефоны аша, МАХ мессенджеры аша 8 (987) 205-00-63 номеры буенча яисә op@tatarstan.er.ru электрон почтасы аша консультация сорап мөрәҗәгать итә ала.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International