Резида Макуева белән хушлашу 20 декабрьдә узачак

2023 елның 19 декабре, сишәмбе, 19:40

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Матбугат хезмәте җитәкчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм хезмәттәшләре арасында абруй казанган талантлы журналист, республикада парламент журналистикасы үсешенә зур өлеш керткән компетентлы җитәкче Резида Галимҗан кызы Макуева 62нче яшендә вафат булды.

Резида Галимҗан кызының 30 елдан артык хезмәт биографиясе масса-медиа өлкәсе белән бәйле. «Нижнекамскнефтехим» АҖ телестудиясендә эшли башлаганнан соң, алты ел эчендә Резида Макуева диктор вазифасыннан редактор, режиссер, ә аннары телестудия директоры вазифасына кадәр үсә. 1998 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1997 елда Казанга күченеп, Резидә Галимҗан кызы «Татарстан» дәүләт телерадиокоманиясендә  редактор, ә аннары «Новости» редакциясенең директор урынбасары – баш мөхәррире булып эшли. 2002 елда ул «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмат программалары дирекциясе директоры була. Ул елларда Резеда Галимҗан кызы каналның мәгълүмати контентын саклау өстендә җитди эшли, IT-технологияләрне кертү белән актив шөгыльләнә.

2004 елның августында Резида Галимҗан кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аппаратына Матбугат хезмәте җитәкчесе сыйфатында дәүләт хезмәтенә күчүгә чакыру ала. Бу елларда ул дәүләт хакимияте органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлегенең иң нәтиҗәле системаларының берсен булдыра алды.

 Без ачык күңелле, талантлы хезмәттәшебезне  югалттык.  

Чын күңелдән туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә көч һәм сабырлык телибез.

Хушлашу мәрәсиме чәршәмбе көнне, 2023 елның 20 декабрендә 11.00 сәгатьтә «Курган» җирләү комплексында (Мамадыш трактында, 179 нчы йорт) узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International