Депутатлар округларда

2023 елның 29 декабре, җомга, 12:06

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, ветераннарны Яңа ел белән котладылар, балачак хыялларын тормышка ашырып «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдылар, шулай ук республиканың муниципаль районнарында социаль объектлар ачуда катнаштылар.

28 декабрьдә Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, депутат Динар Бариев «Теләкләр чыршысы» акциясендә үз хыяллары белән уртаклашкан балаларның теләкләрен үтәде. 12 яшьлек Саша һәм аның сеңлесе Юлианнага депутат Яр Чаллы дельфинариена билетлар тапшырды.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев тренажер турында хыялланган Балтач районында яшәүче Дина Сибгатуллинаның Яңа ел теләген тормышка ашырды.

27 декабрьдә Минзәләдә «Балалар иҗаты йорты» МБУ базасында IT-класс ачылу тантанасы булды. Бу истәлекле вакыйга белән педагогларны һәм укучыларны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев котлады. Кабинет заманча компьютерлар, робототехника җыелмалары белән комплектланган, виртуаль чынбарлык шлемнары, квадрокоптерлар сатып алынган.  IT-класс биш юнәлеш буенча эшли: виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык, компьютер грамоталылыгы, алгоритмизация һәм программалаштыру нигезләре, график дизайн һәм 3D-моделирование, робототехника һәм квадрокоптерлар белән идарә итү һәм очу нигезләре.

Өстәмә белем бирү педагоглары тәрбияләнүчеләре белән бергә алар тормышка ашыра башлаган проектларны күрсәттеләр. Аерым алганда, укучылар балалар мәйданчыгының 3D-моделен, виртуаль кухняны тәкъдим иттеләр, иске фотоларны реставрацияләү, , квадрокоптерда сынау очышы күрсәтелде.

27 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районына эш сәфәре белән килде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм депутат Камил Нугаев Түнтәр авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән яңа хоккей коробкасын ачтылар. Шул ук көнне Камил Нугаев берничә гаиләгә яңа йорт ачкычларын тапшырды. Әлеге йортлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелгән.

27 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев эш сәфәре белән Аксубай муниципаль районында булды, анда муниципаль хакимият вәкилләре белән йорт хайваннарын тотуга җаваплы мөгамәлә турындагы Федераль законны үтәү барышы турында фикер алыштылар. Депутат һәм Аксубай районы администрациясе башлыгы районда караучысыз хайваннар өчен беренче приют төзү мәсьәләләрен карадылар.

27 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Ленинград блокадасында  яшәгән Людмила Хитина янына барды. «Бердәм Россия» партиясе һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте традиция буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлый. Ел саен ирекле хезмәткәрләр һәм партия вәкилләре фронтовиклар янына  килеп аларга бүләкләр тапшыралар, аларга рәхмәт әйтәләр, – дип билгеләп үтте депутат.

27 декабрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев ТР төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе вәкилләре белән берлектә республика ветераннары Александр Рубенович Шахназаровны, Николай Андреевич Колесниковны һәм Александр Михайлович Маловны Яңа ел белән котладылар. "Кызганычка каршы ветераннарның саны кими бара, бу кешеләр белән аралашып калырга кирәк. Аларның тормыш тарихлары йөрәккә үтеп керә", - дип ассызыклады Камил Садриев.

27 декабрьдә депутат Елена Кузьмичева төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутат өч мөрәҗәгатьне карады, алар арасында түләүләр һәм ташламалар алуда ярдәм итүне, ТКХ белән бәйле мәсьәләне хәл итүне сорап гаризалар да бар. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә җентекле аңлатмалар бирелде.

Шул ук көнне «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Елена Кузьмичева Чаллыдан Илһам һәм Алимның Яңа ел теләкләрен үтәде.

25 декабрьдә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында депутат Руслан Нигъмәтуллин16 яшьлек Аринаның хыялын тормышка ашырды. Бүләккә кыз музыкаль синтезатор теләгән. Кыз махсус балалар өчен мәктәптә укый, җырларга ярата, вокал белән шөгыльләнә.

22 декабрьдә Баулыда капиталь ремонттан соң "Девон" боз сарае ачылды. Биредә спорт комплексын яңартуны күптән көткәннәр, быел спорт объектына 16 ел тулган. Боз сарае базасында бүген хоккей һәм фигуралы шуу секцияләре эшли, аларда 250гә якын бала шөгыльләнә, 5 тренер-укытучы эшли. Яшь спортчыларны, тренерларны, район халкын ачылу тантанасы белән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин котлады.

22 декабрьдә "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында депутат Николай Атласов Әгерҗе кызының хыялын тормышка ашырды. Яковлевлар гаиләсе Агниянең Кыш бабайдан хат язып сораган синтезаторына бик шатланганнар.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International