Дәүләт Советы депутатлары Ирандагы терактка бәйле рәвештә кайгы уртаклашуларын белдерделәр

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе, 16:31

Дәүләт Советы депутатлары Иран Ислам Республикасының Керман шәһәрендә булган терактның фаҗигале нәтиҗәләре уңаеннан кайгы уртаклашуларын белдерделәр.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың барлык депутатлар корпусы исеменнән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Иранның Казандагы Генераль консуллыгының кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар.

"Дәүләт Советы депутатлары Керман шәһәрендә матәм чаралары вакытында террорчылык акты нәтиҗәсендә күпсанлы корбаннар һәм зыян күрүчеләр өчен кайгыра, – диелә кайгы уртаклашу текстында, – бу фаҗигале көннәрдә Ислам Республикасы халкына, туганнарын һәм якыннарын югалткан гаиләләргә килгән тирән кайгыны уртаклашабыз. Барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуына өметләнәбез".

 3 январьда Иранның көньяк-көнчыгышындагы Керман шәһәрендә генерал Касем Сөләйманиның һәлак булуына дүрт ел тулуга багышланган матәм йөрешләре вакытында булган теракт нәтиҗәсендә йөздән артык кеше вафат була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International