Фәрит Мөхәммәтшин бердәмроссиялеләрне Гаилә елы кысаларында ниятләнгән чараларны гамәлгә ашыру эшен активлаштырырга чакырды

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 13:09

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә селектор киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән 2024 елгы Гаилә елы кысаларында уздырырга ниятләгән  чараларны гамәлгә ашыру һәм яңа проектлар башлау турында сүз барды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр партиянең төбәк бүлекчәләренең агымдагы бурычларын тикшерделәр. Партиянең Генераль советы Секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин үткәргән киңәшмә видеоэлемтә режимында узды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, партиянең Генераль Советы Секретаре урынбасары Анна Кузнецова билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәте Гаилә елын үткәрү буенча төп чаралар планын раслаган инде. «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары планны формалаштыру стадиясендә үз тәкъдимнәрен кертәләр, һәм аларның күбесе йомгаклау документында исәпкә алынган. Якын арада Дәүләт Думасының тиешле эш планын раслау ниятләнә. Регионнар үзләренең чаралар планнарын тәкъдим итәчәк. «Безнең төп бурычларның берсе – иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен формалаштыру һәм тарату», - дип ассызыклады Анна Кузнецова.

Партия эшендә, Анна Кузнецова әйтүенчә, шулай ук гаилә тематикасына, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, балалы гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләренә басым ясалачак. Бердәмроссиялеләр планлаштырган чаралар арасында гаилә форумнары үткәрү, гражданнарны тематик кабул итүләр һ. б. бар.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Гаилә елы кысаларында планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыруга кушылачак. «Бүген үк барлык муниципалитетлар катнашында киң җәелдерелгән чаралар программасын әзерләргә кирәк, – дип  басым ясады парламент башлыгы, – безнең өчен бу мөһим проект, без төбәк бүлекчәсе һәм җирле партиянең беренчел бүлекчәләре буенча җитди эш планлаштырабыз». Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк бүлеге башкарма комитетына мондый эшне оештырырга кушты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International