Дәүләт Советына республиканың балалар оешмалары советы активистлары килде

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе, 17:14

Бүген Дәүләт Советына республиканың балалар оешмалары советы активистлары, Казанның адаптив спорт төрләренең инклюзив проектында катнашучылар килде. Мәктәп укучылары һәм педагоглар белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты.

Адаптив спорт төрләренең инклюзив шәһәр проектына «ЅаМоЅтоятельные дети» наркотикларга каршы проектында катнашучылар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар керә. Балалар бер командага берләштерелгән, бергәләп бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр, аралашалар, шул исәптән ишарәләр телендә дә, бергәләп эшлиләр, өстәл уеннары уйныйлар.

Проект спорт һәм иҗат аша сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социализацияләүнең иң яхшы практикаларын гамәлгә ашыру, җәмәгатьчелек игътибарын инклюзив мәдәният проблемаларына җәлеп итү өчен булдырылган. 

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары социаль яклау, ана һәм балачак мәсьәләләре буенча кураторлык итәләр, шулай ук  инклюзив белем бирү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль адаптацияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр. Лилия Маврина депутатларның  әлеге проект кысаларында да хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.

Проектта катнашучылар өчен парламент үзәге буенча экскурсия оештырылды. Балалар утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында, матбугат үзәгендә, китапханәдә һәм уникаль тарихи документлар һәм фотоматериаллар тупланган Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булдылар.

Лилия Маврина республиканың  закон чыгару органы эшчәнлеге, республика парламентының көндәлек закон чыгару эшчәнлеге, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International