Депутатлар округларда

2024 елның 9 феврале, җомга, 15:54

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, гражданнар җыеннарында, шулай ук район советларының хисап утырышларында катнаштылар, республика мәктәпләрендә узган “Парламент дәресе-2024” проектында кунак буларак катнаштылар, галимнәрне Россия фәне көне белән котладылар.

8 февральдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Буа муниципаль районының  йомгаклау киңәшмәсендә катнашты, аның кысаларында мәдәният һәм социаль яклау учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашу 1 нче Буа балалар сәнгать мәктәбендә узды. Фортепиано бүлеге укучылары чарада үзләренең яраткан пьесаларын башкардылар. Районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов Буа муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә 250 хезмәткәр эшләвен сөйләде. 2023 елда район мәдәният учреждениеләре 460 мең сумлык грант отуын әйтте.

8 февральдә Нурлатта район Советының чираттагы сессиясе узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Рәис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин катнашты.  Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев 2023 елда районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде, районда төрле юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла торган республика, федераль программалар һәм “Татнефть” ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.  Нурлат халкы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк җибәрүдә актив катнаша. Әйтик, махсус хәрби операция башланганнан бирле алар тарафыннан  174 тонна гуманитар йөк җибәрелгән.

8 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова "Парламент дәресе" проекты кысаларында Нурлат районында 10-11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, республикада "Киләчәкне сайлыйбыз!" темасына "Парламент дәресе" проекты старт алды, ул 5-17 февральдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә уза. Дәресләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланган.

8 февральдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәрен Россия фәне көне белән котлады. Депутат Татарстан Республикасы һәм Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең төп юнәлешләрендә уңышлар теләде. Очрашу барышында шулай ук илебез фәненең казанышлары һәм үсеш перспективалары турында сүз барды. Шулай ук азык җитештерү һәм терлекчелек, цеолитларны һәм эшкәртү предприятиеләре калдыкларын терлекләрне тукландыруда дөрес файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Таһир Һадиев, үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча галимнәрне берләштереп, проблемаларны комплекслы хәл итәргә кирәк, дип ассызыклады.

7 февральдә Минзәлә мәдәният йортында район Советы утырышы узды, аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты. Район Советы утырышы алдыннан Марат Әхмәтов, Айдар Сәлахов һәм Азат Хамаев «Минзәлә батыры» көрәш залында, шулай ук IT-технологияләр кабинетларында, балалар иҗаты йортының шахмат түгәрәгендә булдылар.

Районның социаль-икътисади үсеше турында төп доклад белән район башлыгы Айдар Сәлахов чыгыш ясады. Ул районның 2023 елдагы нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары белән таныштырды. Докладчы әйтүенчә, барлык учреждениеләрнең, предприятиеләрнең уртак эше нәтиҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән, алга таба үсеш өчен ныклы база бар. Утырышка ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов йомгак ясады.

6-7 февральдә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Совет районының үзәк өлешендә һәм Казан шәһәренең кайбер бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашты. Беренче көнне очрашу «Балалар академиясе» үзәк балалар театрында, икенче көнне Казан кооператив институтында узды.

7 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе муниципаль районының Тирсә авылындагы балалар бакчасын карады, аның бинасы 2024 елда республика капиталь ремонт программасына кертелгән һәм түбәсен алыштыру эшләре башланган.

Шул ук көнне депутат Терси урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары өчен "Киләчәкне сайлыйбыз!" темасына парламент дәресе уздырды.  Айрат Зарипов быел булачак Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында сөйләде. Шулай ук балалар робототехника белән шөгыльләнүче «Үсеш ноктасы» Үзәге эше белән танышты. Аннары Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Тирсә авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашты һәм чыгыш ясады. Авыл җирлегендә 4 республика программасы буенча эшләр башланган: балалар бакчасын ремонтлау, спорт комплексын ремонтлау, «Безнең ишегалды» программасы һәм үзәк урамның бер өлешен асфальтлау.

7 февральдә Балтач муниципаль районы Советның хисап утырышы узды, анда Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты. Төп доклад белән район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады, ул 2023 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясады.

7 февральдә ТР Дәүләт Советы депутаты Равил Шәмсетдинов Яшел Үзән районының 1 нче лицеенда парламент дәресе үткәрде. Раил Шәмсетдинов укучыларга гаилә кыйммәтләренең мөһимлеге, шулай ук белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен даими үстерү кирәклеге турында сөйләде. Укучылар Раил Шәмсетдиновның депутатлык һәм педагогик эшчәнлеге белән актив кызыксыналар.

6 февральдә Буа районы «Татарстан – казанышлар Республикасы» автобус марафонын кабул итте. Марафон спикеры булып ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин чыгыш ясады.

2023 елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты һәм «Юл челтәре» төбәк проекты кысаларында «Казан –Ульяновск» – «Кондитер фабрикасы» автомобиль юлында Карл елгасы аша күперне реконструкцияләү тәмамланган. Моннан тыш, 2,8 км юл ремонтланган, бу максатларга төбәк бюджетыннан 70 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» төбәк проекты буенча ГТО нормаларын тапшыру өчен җиһазлар сатып алынган. Шулай ук 2 нче лицейда, 1 нче мәктәптә, Алших мәктәбендә «Үсеш нокталары» булдырылган.

6 февральдә Спас муниципаль районы мәдәният йортында район Советы утырышы узды, анда 2023 елда районның социаль-экономик үсешенә йомгак ясалды, шулай ук агымдагы елга планнар яңгырады. Утырыш эшендә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров катнашты. Мәдәният йорты фойесында предприятиеләр һәм оешмаларның товарлары куелган  авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе әзерләнгән иде. Район нәтиҗәләре турында хисап доклады белән район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов чыгыш ясады.

4 февральдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Чистай районының авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнашты.

2 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач муниципаль районында булды. Депутат "Активист" АХПК идарәсенең хисап җыелышында һәм Балтач районының Дорга авылында гражданнар җыенында катнашты, шулай ук гражданнарны кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International