Менделеевскида район советының хисап сессиясе узды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе, 21:19

Бүген Менделеевскида район Советының хисап сессиясе узды, анда 2023 елда эш йомгаклары ясалды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

2023 елда Менделеевск районында тулаем территориаль продукт күләме 30 млрд сум тәшкил иткән. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, социаль-икътисади үсешкә йомгак ясап, эшмәкәрлек үсешенең төп ноктасы, һичшиксез, алдан үсеш территориясе булуын ассызыклады. "Бүгенге көндә  "Менделеевск" әйдәп баручы үсеш территориясе резидентлары булып 3,8 млрд сум инвестицияләр күләме һәм 500гә якын эш урыны булдырылган 18 компания тора, - дип билгеләп үтте Радмир Беляев, - гомумән алганда, резидентлар тарафыннан 1,6 млрд сумнан артык акча салынган һәм 184 эш урыны булдырылган".

Икътисадның тотрыклы үсешен билгеләүче мөһим факторларның берсе итеп район башлыгы шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны билгеләде. "Районда теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары динамикасы уңай, 789 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, үсеш – 3,5 процент. Шулай ук билгеләп үтәм, Менделеевск районының эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр кертү буенча Татарстанда иң яхшысы дип танылды», – дип белдерде Радмир Беляев.

2023 елда Менделеевск районында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе динамик үсеш алган, яңа сәүдә объектлары файдалануга тапшырылган: ике азык-төлек кибете, алты азык-төлек булмаган кибет, ике электрон сәүдә товарлары бирү пункты ачылган, яңа сәүдә үзәге, ике гомуми туклану ноктасы, бер стационар булмаган сәүдә объекты төзелгән. Ел дәвамында 32 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән, анда 6 млн сумнан артык продукция сатылган.

Менделеевск районы буенча бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы 2022 ел белән чагыштырганда 26% ка арткан һәм 62 900 сум тәшкил иткән. Районда эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә рекордлы түбән, нибары 0,11%.

Бүген Менделеевскида «Эш өй янында» проекты кысаларында автоүткәргечләр җитештерү буенча икенче мәйданчык ачылды.

Проектның төп кыйммәте шунда ки, монда төрле категориядәге кешеләр: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, декрет ялында булган хатын-кызлар, шулай ук пенсионерлар эшли ала. Хәзерге вакытта ике мәйданчыкта 120 кеше эшли. Беренче җитештерү ноктасы  2023 елның 23 августында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ачылды.

"Проектның максаты – торак йортлар янында урнашкан җитештерү мәйданчыгында җайлы графиклы эш урыннары булдыру, – дип сөйләде компаниянең генераль директоры Николай Буравов, – җәй көне без Менделеевскта беренче производствоны ачтык, бу – безнең карлыгач. Планнарда киңәйү иде, һәм без моны тормышка ашырдык.

Ачылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов, район башлыгы Радмир Беляев катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International