Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» партиясенең барлык проектлары халык проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән»

2024 елның 20 феврале, сишәмбе, 15:31

«Бердәм Россия» нең барлык партия проектлары халык проблемаларын һәм һәр кешегә актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән», – дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең сәяси советы Президиумы утырышында. Парламент башлыгы шулай ук «Бердәм Россия» активына партия проектларын гамәлгә ашыру эшен көчәйтергә кушты.

"Партия проектларын гамәлгә ашыруның роле зур әһәмияткә ия, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, –  бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Партия проектлары халык өчен ачык булырга тиеш. Дәүләт Советы Рәисе бердәмроссиялеләрне проектлар кураторлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды.

2023 елда Татарстанда партия проектларының ничек гамәлгә ашырылуы турында төбәк сәяси советы Президиумы утырышында Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова сөйләде. «Хәзерге вакытта республикада «Бердәм Россия»нең барлык 24 проекты, шулай ук 4 төбәк партия проекты гамәлгә ашырыла», – дип белдерде ул. Иң яктылары арасында Римма Ратникова «ZА САМБО» проектын билгеләде. Бер ел эчендә күп санлы федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге чаралар һәм акцияләр уздырылган. 

Шулай ук Римма Ратникова «Яңа мәктәп» проекты кысаларында «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасы гамәлгә ашырылуы дәвам итүен искәртте. 2023 елда аңа республиканың 7 муниципаль берәмлегеннән 31 мәктәп кергән. "Быел алты мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Алар барысы да Казанда. Безнең бурыч – яңа белем бирү киңлекләре булдыру өчен ата- аналар һәм укучылар белән эшләү», – дип белдерде Римма Ратникова.

Федераль чыганаклардан реаль финанслау алучыларның берсе «Кече Ватан мәдәнияте» проекты була. Акчалар төрле юнәлешләр буенча театр эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, «Өлкән буын» партпроекты кысаларында бу көннәрдә «Герой өчен җылы» акциясе тәмамлана, аның кысаларында актив тормыш позициясе булган өлкән буын кешеләре хәрбиләргә Ватанны саклаучылар көненә котлау сүзләре һәм бүләкләр белән хатлар җибәрәләр.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Минем карьерам Бердәм Россия белән» партия проекты кысаларында узган ел 292 ярминкә үткәрелгән, анда 34 450 кеше катнашкан. Аларда 1 801 эш бирүче катнашкан, 3 809 кеше эшкә урнаштырылган.

Бүген Президиум утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вакантлы депутат мандатын алыштыру мәсьәләсе каралды.

Фәрит Мөхәммәтшин 15 февральдә парламент утырышында Дәүләт Советы депутаты Александр Тыгинның Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы итеп сайлануы сәбәпле вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуын искәртте. "Закон нигезендә вакантлы депутат мандатын алыштыруга теркәлгән кандидатның кандидатурасы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында Карар кабул ителгәннән соң 14 көн эчендә тәкъдим ителергә мөмкин", – дип төгәлләде парламент башлыгы.

Бүген сәяси совет президиумы утырышында бердәмроссиялеләр республика Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина кандидатурасын хупладылар. Әлеге тәкъдим ТР Үзәк сайлау комиссиясенә җибәрелде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Нина Шимина балалар лагерьларында белем бирү сменаларын оештыра, республика яшьләр министрлыгының Иҗтимагый советы составына керә, «Татарстан әниләре җәмгыяте»нә нигез сала.

Нина Шимина Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» юнәлеше буенча белем ала, Казан (Идел буе) федераль университетының магистратурасында «Политология» юнәлеше буенча диплом яза, шулай ук Сколково Халыкара идарә мәктәбенең MBA дәрәҗәсен ала. «Россия лидерлары»конкурсының суперфиналисты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International