Юрий Камалтынов: "Казанда Кыргыз Республикасының Генераль консуллыгын ачу безнең хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерүгә яңа импульс бирәчәк»

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе, 11:43

Бүген Казанда Кыргыз Республикасы Генераль Консуллыгының Татарстандагы офисын ачу тантанасы узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, Кыргызстан Республикасы Тышкы эшләр министры Жээнбек Кулубаев, Кыргызстан Президенты Администрациясенең  тышкы сәясәт бүлеге мөдире Моратбек Азымбакиев, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев катнашты.

«Республикада Кыргызстан Президенты Садыр Жапаровның Татарстан башкаласында Кыргыз Республикасы Генераль консуллыгын ачу турындагы карарын тирән канәгатьлек белән кабул иттеләр, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов, – сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен һәм кардәш халыкларның тыгыз мәдәни-гуманитар элемтәләрен билгеләүдән тыш, Генераль консуллыкны ачуны без хезмәттәшлегебезне һәрьяклап үстерүгә яңа импульс дип бәялибез».

Юрий Камалтынов әйтүенчә, соңгы елларда Кыргызстан Татарстан белән тышкы сәүдә элемтәләрен тотрыклы үстерә, үзара сәүдә өчен товарлар номенклатурасы киңәйә. Мәдәни элемтәләр дә ныгый. "Безнең республикада кыргыз халкының бөек улы, язучы һәм дипломат Чыңгыз Айтматов турында хәтер саклана, аның исеме Кукмара муниципаль районының бер мәктәбенә бирелгән, анда язучының әнисе ягыннан ата - бабалары туган, шулай ук Казан урамнарының берсе аның исемен йөртә, – дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, – Татарстанда яшәүче  кыргызларның 1997 елда оештырылган милли автономиясе безнең халыклар арасында туганлыкны, дуслыкны үстерүгә үз өлешен кертә. Тарихи язмышлар, мәдәни һәм тел традицияләренең уртаклыгы без алга таба да үстерергә ниятләгән эш- гамәлләр өчен  ныклы потенциал булып тора".

Юрий Камалтынов парламент депутатлары һәм республика җитәкчелеге исеменнән Генераль консуллыкның дипломатик корпусына уңышлы эшләр теләде.

Исегезгә төшерәбез, Генераль консуллык ачу турындагы карар 2023 елның маенда кабул ителде, бу хакта Указга Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Жапаров кул куйды. Казанда Кыргызстанның Генераль консуллыгын ачу – Россия-Кыргызстан партнерлыгы кысаларында Кыргызстан Республикасы һәм Татарстан хезмәттәшлегенә яңа импульс бирәчәк мөһим вакыйга.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International