«Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе игътибары үзәгендә – балалы гаиләләрне яклау мәсьәләләре

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе, 14:59

Бүген Казанда көн дәвамында балалы гаиләләрне яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе эшләде. Кайнар линияне үткәрү инициаторы булып Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары тора.

«Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен үткәрү  инде гадәткә керде, быел беренче кайнар линияне без Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышладык һәм балалы гаиләне яклау мәсьәләләренә багышладык, – дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. – Халыктан төрле сораулар килә, профильле министрлык һәм ведомстволарның белгечләре аларның һәммәсенә җавап бирәләр, бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Без, депутатлар буларак, мөрәҗәгатьләрне контрольгә алабыз. Моннан тыш, кайнар линия нәтиҗәләре буенча иң актуаль сораулар җаваплар белән безнең берләшмә сайтында чыгарыла».

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, кайнар линия барышында татарстанлылардан мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренә урнаштыру, инвалидлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерү, реабилитация узу һ. б. мәсьәләләр килеп ирешкән.

Журналистлар белән аралашу барышында Алсу Нәбиева шулай ук бүгенге көндә Россия Хөкүмәте хәрби хезмәтне үтү яки ирекле формированиедә булу чорында әти-әниләре һәлак булган очракта инвалид балаларның берьюлы ике пенсия алу хокукы турындагы закон проектын хуплаганын сөйләде. «Туендыручыны югалту буенча пенсия билгеләү тәртибе һәм инвалидлык буенча социаль пенсия мәсьәләләре дә кайнар линиягә керә, – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева, – закон проекты карауның барлык этапларын узар һәм федераль дәрәҗәдә кабул ителер дип өметләнәм".

Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Нотариаль һәм Адвокатлар палатасы, РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге, ТР Прокуратурасы вәкилләре җавап бирде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International