Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе, 07:53

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә, анда ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша.

Юллама - дәүләт башлыгының Россия парламентының ике палатасына еллык ачык мөрәҗәгате. Анда илдәге эшләр торышына бәя бирелә һәм эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре билгеләнә.

Юллама Мәскәүдә Гостиный дворда яңгыраячак һәм гадәттәгечә 12.00 сәгатьтә башланачак. Чарага сенаторлар һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, ил төбәкләренең закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, ММЧ вәкилләре чакырылган. Быел Юлламаны игълан итүдә махсус хәрби операциядә катнашучылар да булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International