Дәүләт Советында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дәрес узды

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе, 17:02

Бүген Дәүләт Советында «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында заманча җитәкче» һөнәри яңадан әзерләү программасы кысаларында республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан, муниципалитетлар аппаратларыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дәрес булды. Программаны Казан университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе гамәлгә ашыра. Дәресне Дәүләт Советы депутаты, республика законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе Римма Ратникова үткәрде.

Депутат шулай ук законнар әзерләү һәм кабул итү буенча республика парламенты эшчәнлеге, депутатларның сайлау округларындагы эше, Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат берләшмәләре эше турында сөйләде.

Римма Ратникова Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасының төп нигезләмәләренә аерым тукталды.

Очрашудан соң курсларны тыңлаучылар өчен парламент үзәге буенча экскурсия оештырылды, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Дәүләт Советы утырышлар залында, китапханәдә, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булдылар.

.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International