Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды

2024 елның 1 марты, җомга, 14:11

Бүген Дәүләт Советы депутатлары, аларның ярдәмчеләре һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре өчен семинарда керемнәр һәм чыгымнар хакында белешмә тутыру тәртибендәге үзгәрешләр, шулай ук күп функцияле үзәкләр эше турында сүз барды. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Семинарны ачканда Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутатлары эшчәнлегендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләләр мөһим урын алып тора, шуңа күрә парламентарийларга һәм аларның ярдәмчеләренә күпфункцияле үзәкләр, социаль фондлар, муниципаль органнар кебек оешмаларның һәм учреждениеләрнең эшендә үзгәрешләр турында даими рәвештә хәбәрдар булырга кирәк.

"Күп функцияле үзәкләр" дәүләт учреждениесы  директоры Ленара Мозаффарова халыкка яңа төр дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, республикада 60 күп функцияле үзәк эшли, шул исәптән Казан районнарында - 10. Аларда 829 кабул итү тәрәзәсе ачылган.

2023 елда халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең гамәлдә булган төрләренә тагын 7 хезмәт өстәлгән, шул исәптән "Җанатар картасы", "Госключ" кушымтасында ЭЦП алганда идентификацияләү, балаларның каникул вакытында ял итүен оештыру һәм башкалар. Татарстанда дәүләт органнары белән цифрлы хезмәттәшлек дәрәҗәсе 68 процентка җиткән. 

ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә баш киңәшчесе Салават Рәхимов һәм ТР Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтьҗанов семинарда катнашучыларга керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматларны тутыру тәртибендә актуаль новеллалар турында сөйләделәр. Алар депутатларның һәм дәүләт хезмәткәрләренең игътибарын мәгълүматның дөреслеген тәэмин итү өчен методик киңәшләрне үтәү кирәклегенә юнәлттеләр.

Аннары чыгыш ясаучылар семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International