Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны Дания Дәүләтшинага «Дуслык» орденын тапшырды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе, 13:44

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны, 1980-1990 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретаре вазыйфасын башкарган Дания Сәлих кызы Дәүләтшинага республика файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Дуслык» ордены тапшырды. Парламент башлыгы шулай ук Дания Салих кызын шушы көннәрдә билгеләп үткән 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Дәүләт бүләген тапшырганда, Фәрит Мөхәммәтшин ветеранга парламентаризм һәм туган Татарстаныбыз үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретаре вазыйфасында тәҗрибәле җитәкче буларак башкарган эшләрен югары бәяләде. Парламент башлыгы Дания Дәүләтшинага  ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Ветеран белән очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина да катнашты.

Дания Дәүләтшинаның хезмәт юлы туган Татарстаныбыз белән тыгыз бәйләнгән. Үзенең хезмәт юлын 1955 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Алексеевск районының Урта Тигәнәле мәктәбендә биология һәм география укытучысы булып башлап, соңрак ул ТАССР ВЛКСМның Алексеевск район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. 14 елдан артык Дания Сәлих кызы Лаеш районында эшли, башта район депутатлар Советы башкарма комитеты рәисе була, аннары район комитетының беренче секретаре вазыйфасын башкара. Аның җитәкчелеге елларында районны үстерүнең мөһим мәсьәләләре хәл ителә: юллар, яңа җитештерү объектлары, торак йортлар һәм социаль объектлар төзелә.

Дания Сәлих кызы дүрт чакырылыш дәвамында ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана, ә 1980 елда ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре була. Бу чорда ул күп кенә социаль әһәмиятле законнарны эшләүдә катнаша һәм инициатор булып тора. Дания Сәлих кызы ярдәмендә Татарстанда хатын-кызлар хәрәкәте торгызыла бөтен республика буенча меңләгән хатын-кызлар советы эшли башлый.

Дания Салиховнаның республика үсешенә керткән фидакарь хезмәте күп санлы дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләре белән билгеләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International