Татарстанга Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов килде

2024 елның 4 марты, дүшәмбе, 17:36

Бүген Казанга эш визиты белән Мәҗлес Рәисе Аслан Кошанов җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе делегациясе килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Казахстан парламентарийларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе делегациясе составында – Халыкара эшләр, оборона һәм иминлек комитеты рәисе Айгөл Куспан, Финанслар һәм бюджет комитеты әгъзасы Берик Бейсенгалиев, Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Павел Казанцев, Экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре комитеты әгъзасы Арман Калыков, Икътисади реформа һәм төбәк үсеше комитеты секретаре Екатерина Смышляева, Мәҗлес Аппараты җитәкчесе Ренат Айтаев, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Даурен Абаев һәм башка рәсми затлар.

Эш визиты кысаларында Казахстан закон чыгаручылары Татарстан Дәүләт Советында булачаклар, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Аслан Кошанов белән очрашачак. Яклар Татарстан Дәүләт Советының Казахстан парламентының түбән палатасы һәм хакимиятнең вәкиллекле органнары белән парламентара хезмәттәшлеге, шулай ук ике яклы хезмәттәшлекне алга таба ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятлиләр.

Моннан тыш, Казахстан парламентарийлары инновацион сәнәгать сәясәтен үткәрү, производствоның алдынгы формаларын кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә һәм «Химград» АҖдә булырга ниятли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International