Марат Әхмәтов “Бердәм Россия” уздыра торган алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе, 16:51

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстандагы «Россия авылы» партия проекты координаторы Марат Әхмәтов «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителәчәк җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә (праймеризда) катнашу өчен документлар тапшырды.

"Алдан тавыш бирү - сайлау алдыннан үзеңне сынап карау.  Бу сиңа күпме кеше ышануын аңларга  ярдәм итә, алга барырга кирәкме-юкмы икәнен белү мөмкинлеген бирә.  Алдан тавыш бирү-ачык, аңлаешлы һәм күрсәткеч процесс", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, ул бүгенге көндә аеруча актуаль булган хәл ителмәгән проблемаларга аерым игътибар бирергә ниятли. "Халыкның үтенечләре һәм теләкләре бик күп. Республикада яшәүчеләрнең ихтыяҗларына һәм сорауларына  сизгер рәвештә җавап бирергә кирәк. Алда әле шактый эшләр бар", - дип басым ясады Марат Әхмәтов.

«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Сайлап алудан узган кандидатлар Дәүләт Советына депутатлар сайлауларына партиядән тәкъдим ителә алачак.  Алдан тавыш бирүгә йомгак 27 майда ясалачак.

Исегезгә төшерәбез, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрь аенда узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International