Дәүләт Советына Казан мәдәният институты студентлары килде

2024 елның 2 апреле, сишәмбе, 13:03

Бүген Дәүләт Советына Казан дәүләт мәдәният институтының «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» белгечлеге буенча белем алучы беренче курс студентлары килде. Студентлар Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова белән очраштылар, шулай ук Дәүләт Советы эше белән таныштылар, парламент үзәгендә һәм уникаль тарихи документлар тупланган парламентаризм музеенда булдылар.

Очрашу барышында Римма Ратникова үзенең массакүләм мәгълүмат чараларында эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, дәүләт хакимияте органнарының ММЧ һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеге, шулай ук «хакимият-җәмгыять-коммерцияле булмаган оешмалар» диалогында мәгълүмат сәясәтен төзү механизмнары турында сөйләде. «Безнең республикада барлык дәүләт органнары да ачык, шул исәптән республика Дәүләт Советы да, – дип билгеләп үтте Римма Ратникова, – сезнең визит та безнең парламентның ачык булуы турында сөйли».

Депутат шулай ук Россия Федерациясенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге законнары, республикада массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген җайга салу турында сөйләде.

 Җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча булачак белгечләр парламентның матбугат үзәге эшчәнлеге белән кызыксыналар. Экскурсия вакытында Дәүләт Советының матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Благодарова бүлек эше, республика һәм федераль ММЧ вәкилләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International