Архангельск өлкәсе Хатын-кызлар палатасы әгъзалары "Адымнар" полилингваль комплексында һәм "Казан" гаилә үзәгендә булдылар

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе, 18:28

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе Хатын-кызлар депутатлар палатасы әгъзалары «Адымнар» полилингваль комплексында һәм «Казан» гаилә үзәгендә булдылар.

«Адымнар» полилингваль комплексында парламентарийлар уку сыйныфларын, спорт залларын, йөзү бассейнын, концерт һәм актлар залларын карадылар, укыту программалары белән таныштылар, педагоглар белән аралаштылар. Монда шулай ук «Гаилә белеме» мәктәп курсының презентациясе узды. Үз тәэсирләре белән уртаклашып, Архенгельск өлкәсе депутатлары югары методик тәэмин ителешкә һәм факультатив дәресне оештыруның яхшы дәрәҗәсенә игътибар иттеләр.

Мәктәп укучылары өчен "Гаилә белеме" курсы укучыларның психологлар һәм тарихчылар белән әңгәмәсе форматында үткәреләчәк. Ул дәрестән тыш булачак . Гаилә белеме мәҗбүри мәктәп фәннәре исемлегенә керми.

«Казан»  гаилә үзәгендә депутатлар яшь гаиләнең никахлашу һәм яңа туган балага исем кушу тантаналарында катнаштылар. Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова һәм Елена Вторыгина гаиләләрне тормышларында булган әлеге истәлекле даталар белән котладылар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләделәр, сувенирлар бүләк иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Архангельск өлкәсе депутатларының Хатын-кызлар палатасы әгъзалары РФ Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина җитәкчелегендә Татарстанга эш визиты белән киләләр.

Көннең беренче яртысында Дәүләт Советында Татарстан һәм Архангельск өлкәсе хатын-кыз депутатлары парламент берләшмәләренең уртак утырышы узды, анда Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Иртәгә парламентарийлар Лаеш районының берничә социаль объектында булырга планлаштыралар, алар арасында - "Айтишка" Усад балалар бакчасы, "Сәламәт буын" күп профильле лицее, Песчаные Ковали авылындагы табиб амбулаториясе, "Белогорье"яшьләр үзәге.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International