Казанда өлкәннәр өчен хоспис ачылды

2024 елның 5 апреле, җомга, 21:30

Казанда «Наташа» хосписы ачылды. Рәсми ачылыш 22 февральдә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов катнашында узган иде. Бүген Казанның икенче хосписы аны төзергә ярдәм иткән дусларын җыйды. Хоспис Дәүләт Советы депутаты, Анжела Вавилова фонды рәисе Владимир Вавилов инициативасы һәм ярдәме белән төзелгән. Хосписны ачуда Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты. 

Символик кызыл тасманы ике хосписка нигез салган Владимир Вавилов, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев кисеп алды.

"Беренче хосписны без 14 ел элек ачтык, мин ул вакытта сәламәтлек саклау министры идем. Беренче хосписны ачу өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы үз шифаханәсен бирде, ул вакытта аны ачу зур вакыйга булды. Без меңләгән гаиләләргә ярдәм итә алдык, чыгып та ярдәм күрсәтә идек. Һәм ул вакытта ук без тагын бер хоспис кирәклеген аңладык. Берәү генә  җитми. Һәм Владимир Вавиловның тырышлыгы, бик күп меценатлар, спонсорлар ярдәме белән без аны, ниһаять, төзеп чыктык», – дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.

Аның әйтүенчә, Россиянең башка бер генә төбәгендә дә Татарстандагы кебек югары дәрәҗәдәге паллиатив ярдәм юк. Беренче хоспис ачылганнан соң республикада дәвалап булмый торган авыруларга профессиональ һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтүче күп кенә белгечләр барлыкка килде, һәм мондый белгечләр саны үсүен дәвам итә.

Айрат Фәррахов шулай ук хосписның 20 проценты гына бюджеттан финанслануына, калган акчаларның иганәчеләрдән керүенә басым ясады. Икенче хосписны төзүгә 828 миллион сум киткән. Казанның «Наташа» хосписы – дәүләт-хосусый партнерлык үрнәге.

Чарада катнашучылар өчен Владимир Вавилов кечкенә экскурсия үткәрде. Беренче эш итеп ул кунакларга йорт гыйбадәтханәсен күрсәтте, ул барлык медикларның яклаучысы Изге Лука хөрмәтенә изгеләндерелгән. Шулай ук көндез хоспис мәчетендә беренче тапкыр намаз укылачагы һәм теләгән һәркем намазга кушыла алачагын билгеләп үтте. Хосписта  икешәр  урынлы 40 палата,  махсус хәрби операциядә катнашучылары өчен аерым бүлек булдырылган. Палаталар инде пациентлар белән тулган диярлек.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, нәкъ менә Владимир Вавилов ярдәмендә күпләр паллиатив ярдәмнең нәрсә икәнен, медицина ярдәм итә алмаган, әмма аларның газапларын җиңеләйтә алган кешеләр барлыгын белгән.

Хоспис төзүдә ярдәм итүчеләргә бүген Анжела Вавилова фондының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Владимир Вавилов аларның һәрберсе турында сөйләде һәм һәрберсенә тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте.

Дәүләт Советы депутаты, Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, бүген медицина университеты студентлары хосписта волонтерлар булып эшлиләр. "Волонтерлык эшеннән һәм ярдәмнән кемнәр  күбрәк кәнәгатьләнү ала –пациентлармы яки студентлармы – билгесез,  – дип басым ясады Алесей Созинов, – чөнки алар өчен бу чор – профессиональ рәвештә генә түгел, рухи яктан да үсеш вакыты. Паллиатив медицина кафедрасы, без аның турында икенче ел сөйләшәбез, әлегә булдырылмаган. Ләкин без хәзер басып торган зал кафедраль, димәк, кафедра булырга тиеш!».

Тиздән «Наташа» хосписы янында кечкенә гольф кыры барлыкка киләчәк, ә монда җиләк-җимеш бакчасы утыртырга планлаштыралар. Сүз уңаеннан, аны утыртуда теләгән һәркем катнаша ала. Владимир Вавилов билгеләп үткәнчә, барысы да чын күңелдән һәм дусларча эшләнәчәк – бу хоспис төзелеше барган кебек, ә аны төзүдә бөтен Татарстан катнашкан кебек.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International