Юрий Камалтынов «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе, 13:50

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды.

«Без инде күп тапкырлар «Бердәм Россия»нең Россиядә иң җаваплы сәяси көч булуын билгеләп үттек,  хаттә кандидатлар тәкъдим итү этабында да ул кешеләр фикеренә таяна. Бер яктан, халык белән очрашу өчен өстәмә мөмкинлек барлыкка килә, шул ук вакытта бу – икеләтә җаваплылык. Чөнки кешеләр белән очрашканда, син алардан республиканың югары закон чыгару органына депутатлыкка кандидат буларак кандидатураңны тәкъдим итүдә ярдәм сорыйсың", –  дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары гражданнар хуплаган кешнең генә депутатлыкка кандидат була алуына басым ясады.  «Мин партия платформасына таянып, алдан тавыш бирүдә катнашачакмын, иң мөһиме – бу, һичшиксез, Халык программасы: бүген ул «Бердәм Россия» тарафыннан барлык дәрәҗәләрдә гамәлгә ашырыла. Безнең кешеләргә әйтер сүзебез, сайлаучыларыбыз алдында хисап бирерлек эшләребез бар. Биш ел элек, сайлау кампаниясе барышында, без кешеләрдән күп санлы наказлар алдык. Башкарылган эшләр һәм нәтиҗәләр турында сөйләячәкбез», – диде Юрий Камалтынов.

«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Сайлап алудан узган кандидатлар Дәүләт Советына депутатлар сайлауларына партиядән тәкъдим ителә алачак.  Алдан тавыш бирүгә йомгак 27 майда ясалачак.

Исегезгә төшерәбез, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрь аенда узачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International