Депутатлар округларда

2024 елның 12 апреле, җомга, 15:04

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, хәйрия акцияләрендә катнаштылар, шулай ук ветераннар белән очраштылар.

12 апрельдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Казаннан ветераннар мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең берсе пенсия исәпләүгә һәм ташламалы торак алу чиратына кагыла. Ә хезмәт ветераны, нацист концлагереның элеккеге тоткыны кызы Софья Борисовна Вельтман Лилия Мавринага торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. 

11 апрельдә Тукай районының Яңа бистәсе мәдәният йортында район башлыгы кубогына КВН уеннары узды. Төп бүләк өчен көрәштә Тукай районы, Алабуга һәм Чаллыдан 6 команда, шулай ук Башкортостан Республикасы җыелма командасы чыгыш ясады. Кунакларны һәм катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.

11 апрельдә Казанда, Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләре өчен беренче дәрес булды. Дәресне Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев ачты. Укыту программасына җирләрне кадастр хисабына алу, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау, бакча ширкәтләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү, бухгалтерлык хисабы һәм салымнар темалары кертелгән.

11 апрельдә Казанның йөзү бассейннарының берсендә  Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов ярдәме белән махсус хәрбия операциядә катнашучы Росгвардия хезмәткәрләре һәм хәрбиләренең балалары өчен  хәйрия акциясе оештырылды. Тренер җитәкчелегендә балалар белән уен дәресе һәм эстафета уздырыла.

10 апрельдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев Казанда фашист концлагереның элеккеге тоткыны Зәйтүнә Хөсәенова янына барды һәм 11 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне уңаеннан бүләк тапшырды.

8 апрельдә Милли китапханәдә «Гаилә белән уку» республика конкурсы финалистларын хөрмәтләделәр. РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән оештырылган конкурста 21 муниципаль районнан һәм Казан шәһәреннән 49 гаилә катнашты. Күп балалы  дүрт гаилә җиңү яулады. Конкурста җиңүчеләр белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова очрашты.

4 апрельдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Буада гражданнарны кабул итте. Депутатка торак шартларын яхшырту һәм шәһәр юлларын ремонтлау мәсьәләләре буенча шәһәр халкы мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.

Шул ук көнне Шакир Яһудин 1 нче гомуми белем бирү мәктәбендә булды, педагоглар һәм учреждение хезмәткәрләре белән очрашты, иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International