Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре шәһәр өмәсендә катнаштылар

2024 елның 20 апреле, шимбә, 10:03

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре республика башкаласының җәмәгать паркларын төзекләндерү буенча өмәгә чыктылар. Алар  Казан үзәгендәге Лядской бакчасы территориясен җыештырдылар.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова әйтүенчә, Татарстанда "Безнең ишегалды" программасы һәм иҗтимагый урыннарны булдыру, шәһәр скверларын һәм паркларын реконструкцияләү, территорияләрне төзекләндерү буенча проектлар уңышлы тормышка ашырыла. "Бу урыннарны чисталыкта һәм тәртиптә тоту - коммуналь хезмәтләр эше генә түгел, ә безнең уртак бурыч, – диде ул. – Без чиста ил өчен, безне әти-әниләр һәм мәктәп шулай тәрбияләде. Әти-әниләребез эшләгән предприятиеләр коллективлары ел саен апрель аенда бәйрәм итеп шимбә өмәсенә чыгалар иде. Бүгенге көндә паркларны һәм скверларны җыештыру өмәләре кешеләрне эш буенча гына түгел, ә үз шәһәрләрен, урамнарын, ишегалларын матур һәм чиста итеп күрү теләгендә берләштерә. Өстәвенә, күпләр үз балалары белән чыга, бу буыннар дәвамлылыгы һәм хезмәт тәрбиясе турында сөйли".

Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Булат Хәсәнов, хезмәттәшләренә өмәдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдереп, республика парламентында коллективны берләштерүгә ярдәм итүче яхшы традицияләр күп булуын билгеләп үтте. "Иң якты традицияләрнең берсе, һичшиксез, язгы өмә, - диде ул. - Анда Дәүләт Советы депутатлары да, Аппарат хезмәткәрләре дә бик теләп катнаша. Мин киләчәктә дә бу традиция дәвам итәчәк дип ышанам".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International