Дәүләт Советы депутатлары Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе, 09:39

Бүген иртән, Җиңү көнендә, Казандагы Архангел зиратында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, Казан мэриясе вәкилләре, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, иҗтимагый оешма вәкилләре «Сугышчы» монументына, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә үлгән сугышчы-интернационалистларга истәлек билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Веноклар кую алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, залп бирделәр.

Чәчәк салу тантанасыннан соң ветераннар белән аралашканда, Фәрит Мөхәммәтшин Совет халкының Европа халыкларын фашизмнан азат итүдә мөһим тарихи ролен билгеләп үтте. "Кызганычка каршы, безнең халыкка бүген дә нацизм һәм фашизмга каршы көрәш буенча бу бөек миссияне дәвам итәргә туры килә, – диде ул. – Без ил Президенты җитәкчелегендә бу юлы да Россия җиңүгә ирешер дип ышанабыз. Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннарыбыз!»

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады һәм Җиңү көненең Россия халкын берләштерүче батырлык символы булуын билгеләп үтте. "Бу көнне без традицион рәвештә әтиләребезгә, бабаларыбызга, солдатларга һәм офицерларга, тыл хезмәтчәннәренә, фронтта сугышкан яки хәрби хезмәтләре белән тылда җиңү өчен үз өлешен керткән һәркемгә хөрмәт һәм игътибар күрсәтәбез, – дип басым ясады парламент башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә,  – бик күпләр фронттан әйләнеп кайтмады, һәр гаиләдә диярлек югалтулар булды. Без халкыбызга җиңүләре өчен рәхмәтле һәм геройлар турында, кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш турында истәлекне, ата-бабаларыбызның батырлыгы турында данны буыннан-буынга тапшыруны изге бурычыбыз дип саныйбыз. Бүген без шулай ук илебез өчен сугышкан һәм Казан госпитальләрендә үлгән төрле илләрдән килгән сугышчылар каберенә чәчәкләр салдык. Алар турында истәлек кешеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәячәк!"

Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Бөек җиңүнең әһәмияте елдан-ел арта бара. "Бүген Украина җирендә халкыбызга каршы барган сугыш фашизмга каршы көрәшнең дәвамы булып тора, – дип билгеләп үтте ул.  – Мин ышанам, без җиңәчәкбез, һәм безнең урамда кояш чыгачак!".

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, республика халкын илнең төп бәйрәме – Җиңү көне белән котлап, җиңү яулаган кешеләрнең батырлыгы турында истәлек буыннар йөрәгендә сакланачак, дип билгеләп үтте. "Җиңү өчен көрәш фронтта да, тылда да барды", – диде ул. – Татарстанның хезмәт фронты җиңүгә зур өлеш кертте, безнең предприятиеләр барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итте. Профсоюз лидерлары һәм активистлары сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә багышланган чаралардан беркайчан да читтә калмыйлар. Аларның барысы каршында да баш иябез!».

Бәйрәм чаралары Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм Меңьеллык мәйданында хәрби парад белән дәвам итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International