Лилия Маврина ветеран Софья Вельтманны 92 яшь тулу белән котлады

2026 елның 5 апреле, якшәмбе, 08:01

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина ветеран Софья Борисовна Вельтман белән очрашты һәм аны 92 яшь тулу белән котлады.

Софья Вельтман 1934 елда Витебскта (Беларусь) туа. Бөек Ватан сугышы елларында  әтисен һәм әнисен югалткан кечкенә кыз концлагерьга эләгә. Софья Борисовна  үзен газ камерасында үлемнән коткарган һәм фронт линиясе артына алып чыккан совет партизаннарының йөзләрен һаман да хәтерләвен әйтте. Шулай итеп, Софья Вельтман Зәй балалар йортына эләгә. Утыз елга якын Софья Борисовна В.И.Качалов исемендәге Казан драма театрында гример булып эшли. Авыру аркасында актриса булу хыялын тормышка ашыра алмаса да театрга мәхәббәтне ул йөрәгендә гомерлеккә саклап калган.

"Беларусь Республикасы кызы, нацист концлагерьларының элеккеге тоткыны, сугыш вакытында ТАССРга эвакуацияләнгән ятимә,  хезмәт ветераны...  Бу ханымның  көчле рухлы булуына  сокланам. Бер нигә карамастан ул  тормышка мәхәббәтне саклап калган һәм бетмәс-төкәнмәс көчкә ия", –  диде Лилия Маврина.

Лилия Маврина ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International