Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында Дәүләт Думасы утырышында катнашты

2024 елның 10 мае, җомга, 16:43

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының пленар утырышында катнашты. Пленар утырыш кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе кандидатурасын раслау мәсьәләсе каралды. Бу вазыйфага Россия Президенты Владимир Путин Михаил Мишустинны билгеләргә тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан ил Президентының тәкъдимен хуплады, РФ Хөкүмәте башлыгы вазифасына дәгъва итүче өчен 375 тавыш бирелде.

Хөкүмәт Рәисе вазыйфасына кандидатны Президентның Дәүләт Думасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Гарри Минх тәкъдим итте. Ул Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәтнең уңышларын билгеләп үтте һәм депутатларга Министрлар Кабинеты башлыгы вазифасына аның кандидатурасын хупларга тәкъдим итте.

"Киләсе алты елда хөкүмәт эшенең нигезе итеп Президентның Федераль Җыенга Юлламасын саныйм. Бу төп приоритетлар һәм масштаблы программа", – дип билгеләп үтте Михаил Мишустин. Ул икътисадны ныгыту, технологик суверенитетны тәэмин итү, цифрлы трансформация, халыкны саклау һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү, гражданнарның иминлеген арттыру һәм төбәкләрнең һәм инфраструктураның баланслы үсеше кебек эшнең төп юнәлешләрен санап чыкты.

Аерым алганда, Михаил Мишустин әйтүенчә, кече һәм урта бизнес оешмалары хезмәткәрләренең керемнәрен арттырырга, балалы гаиләләргә ярдәм итүне дәвам итәргә кирәк. Быел гаиләләргә ярдәм итү чараларына бюджетта 3 трлн сумга якын акча каралган. Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, гамәлдәге ярдәм итү юлларын камилләштерергә кирәк. Президент кушуы буенча гаилә ипотекасын бирү программасы алты елга озайтылачак, өченче һәм аннан соңгы бала туган гаиләләр 2030 ел ахырына кадәр торак кредитын түләү өчен 450 мең сум акча ала алачак.

Хөкүмәт алга таба да яңа төбәкләрне үстерүгә һәм интеграцияләүгә аерым игътибар бирәчәк. Шулай ук иң мөһим бурыч булып махсус хәрби операцияда катнашучыларга ярдәм итү кала.

Пленар утырышка кадәр Михаил Мишустинның барлык фракцияләр белән очрашулары узды. Михаил Мишустин кандидатурасын пленар утырышта Дәүләт Думасының биш фракциясенең дүртесенең җитәкчеләре хуплый, КПРФ фракциясе РФ Хөкүмәте Рәисе кандидатурасы өчен тавыш бирүдән тыелды.

Пленар утырышта эшлекле даирәләр, профсоюзлар, Фәннәр Академиясе, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Видео-конференц-элемтә режимында фикер алышу барышын төбәкләрнең закон чыгару органнары вәкилләре күзәтте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International