«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Әзербайҗан Республикасы омбудсмены Сабина Алиева белән очраштылар

2024 елның 14 мае, сишәмбе, 15:24

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Әзербайҗан Республикасының Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Сабина Алиева белән очраштылар. Бүген республика парламентында узган очрашуда кеше хокуклары һәм ирекләре, гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау, киләчәктә уртак хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Сабина Алиева Татарстан башкаласына «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән. Омбудсменның «Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында хатын- кызлар хокукларын яклау темасына чыгышы планлаштырыла, чараны икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра. «Мин безгә бик якын булган Татарстанга килүемә бик шатмын. Коллегаларыма, депутатларга парламент эшчәнлеге, аның тарихы һәм бүгенгесе белән танышу мөмкинлеген тудырулары өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте Сабина Алиева. – Без Россия – Әзербайҗан хезмәттәшлеге кысаларында республикаларыбыз арасында барлык юнәлешләрдә дә хезмәттәшлекне үстерергә тиешбез».

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева очрашуны ачып, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисадый форумы кысаларында Әзербайҗан хатын-кызлары белән актив хезмәттәшлекне билгеләп үтте.

Быел KazanForum-2024тә «Хатын-кыз карашы» трегы 7 сессиядә тәкъдим ителәчәк, анда дөньяның 17дән артык иленнән һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 50гә якын спикер катнашачак. Катнашучылар хатын-кызның сәясәттәге роле турында сөйләячәкләр, хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүнең уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар, традицион гаилә кыйммәтләре һәм әдәпле мода турында сөйләячәкләр. "Узган елда безнең форумда катнашкан Әзербайҗанның актив хатын-кызлары белән яхшы элемтәләр урнашты, алар быел да бу чарада катнашачаклар, – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева. – Быел бездә беренче тапкыр хатын-кызның  сәясәттәге роле белән бәйле мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, туклану һәм сәламәтлек мәсьәләләре буенча сессияләр эшләячәк. Безнең төп бурыч – тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәк партнерлар белән яңа элемтәләр булдыру. Узган ел безнең берләшмәнең хатын-кыз депутатлары катнашында хезмәттәшлек турында 16 килешү имзаланган иде».

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «Мәрхәмәт – Милосердие» депутат берләшмәсе белән хезмәттәшлек һәм уртак проектлар турында сөйләде. Сәрия Сабурская «Кайнар линия» проектын халык белән нәтиҗәле элемтә ысулы дип атады, анда депутатлар, омбудсмен, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре онлайн режимда кешеләрнең социаль ярдәм мәсьәләләре буенча сорауларына җавап бирәләр.

«Хатын-кыз карашы» трегының пленар сессиясе иртәгә, 15 майда 10:30 сәгатьтә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ачылачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International