Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле дүртенче утырышы ачылды

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе, 10:20

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле дүртенче утырышы ачылды. Президиум депутатлар каравына  29 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 16 республика законы проектын һәм 5 Федераль закон проекты.

Беренче укылышта 2023 елга республика бюджеты һәм мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары, шулай ук ТР Бюджет кодексына һәм җирле үзидарә, Дәүләт Советы депутаты статусы, дәүләт милкен хосусыйлаштыру, урманнардан файдалану, яшьләр сәясәте, мәгариф һәм башка законнарга үзгәрешләр кертүче закон проектлары каралачак.

Көн тәртибендәге иң мөһим мәсьәлә – җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү. Быел алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының чакырылышының вәкаләтләре срогы тәмамлана. Татарстан Конституциясенең 75 статьясы һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 87 статьясы нигезендә Дәүләт Советына депутатлар сайлау республика парламенты тарафыннан билгеләнә. Татарстан дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне – сентябрьнең икенче якшәмбесе, шул көнне әлеге органнарның яки әлеге органнар депутатларының вәкаләтләре сроклары тәмамлана. Сайлау кодексының 87 маддәсе нигезендә сайлауларны билгеләү турында карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш.

Утырышның көн тәртибенә ТР Хисап палатасының 2023 елдагы эшчәнлеге турындагы хисап, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында ТР Министрлар Кабинеты доклады, 2023 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында ТР Министрлар Кабинеты доклады,  шулай ук ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең 2019 елның сентябреннән 2024 елның маена кадәрге чорда эшчәнлеге турында мәгълүмат  кертелүен билгеләп үтте.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм Дәүләт саклау чаралары турында» мәгълүмат тыңлау күздә тотыла.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының илле дүртенче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 41 сорауны үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү турында.

4. 2023 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап.

5. Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең    2019 елның сентябреннән 2024 елның маена кадәрге чорда эшчәнлеге турында мәгълүмат.

7. «2023 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» 554-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. 2023 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» 553-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәреш кертү турында» 563-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 571-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 560-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»    564-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында»  567-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешү раслау хакында» 569-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 565-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законы аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану хакында» 556-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Менделеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 548-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Түбән Кама муниципаль районының «Түбән Кама шәһәре» һәм «Прости авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләренең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 551-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 562-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20. «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»
550-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21. «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 573-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22. «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарның торак урыннары алу хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 559-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

23. «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында»
549-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

24. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 566-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында   (I укылыш).

25. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 575-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

26. «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законының 7 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»
555-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

27. «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 111 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 561-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

28. «Халык сәнгать һөнәрләре турында» 557-6 номерлы Татарстан Республикасы законы  проекты хакында (I укылыш).

29. «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 552-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

30. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының  16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 558-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

31. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законның           24 статьясына һәм «Альтернатив граждан хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

32. «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 613593-8 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында муниципаль хезмәткә кагылышлы нигезләмәләрне төшереп калдыру һәм муниципаль хезмәткә кергәндә граждан тапшыра торган документлар исемлеген тулыландыру өлешендә).

33. «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 һәм 52 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 611282-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтләренә капиталь төзелеш объектлары төзегәндә, реконструкцияләгәндә эш документациясен әзерләү таләп ителми торган очракларны билгеләүне өстәү өлешендә).

34. «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 37 статьясына үзгәреш кертү турында» 590113-8 номерлы федераль закон проекты хакында (җир кишәрлегеннән файдалануның рөхсәт ителгән төрен үзгәрткән өчен түләү билгеләү турында).

35. «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законның 281 статьясына һәм «Су кертү һәм су чыгару турында» Федераль законның     411 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 599128-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге аерым коммуналь инфраструктура объектларын биләү һәм (яисә) алардан файдалану хокукларын тапшыру тәртибен төгәлләштерү хакында).

36. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 30.3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 594114-8 номерлы федераль закон проекты турында (срокны исәпләү тәртибен төгәлләштерү хакында).

37. «Россия Федерациясендә умартачылык турында» Федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 539184-8 номерлы федераль закон проекты турында (умартачылыкта төп төшенчәләрне төгәлләштерү һәм исәпкә алу механизмын камилләштерү өлешендә).

38. «Россия Федерациясендә технологик сәясәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 632206-8 номерлы федераль закон проекты турында.

39. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 639663-8 номерлы федераль закон проекты хакында        (Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасының аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өлешендә).

 40. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт саклавы чаралары турында».

 41. Төрлесеннән.

Сессия эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин, чакырылган Хөкүмәт әгъзалары катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.   

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International