СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Быел Казанфорумның хатын-кызлар трегы эчтәлеклерәк һәм масштаблырак булды, биредә 22 ил тәкъдим ителгән, һәм бу дәүләтләрнең хатын-кызларының теләкләре һәм омтылышлары күбесенчә туры килә. Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова журналистларга «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» халыкара икътисадый форумы кысаларында ачылган «Хатын-кыз игътибары» трегы сессияләренең эш нәтиҗәләрен шәрехләп белдерде.
14
май, 2026 ел
«Кол хатын Изаура» телесериалындагы төп роле белән дөньякүләм танылу алган Бразилия актрисасы Луселия Сантос бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында ачылган «Хатын-кыз карашы» трегының мәртәбәле кунакларының берсе булды. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза.
14
май, 2026 ел
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» ХVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Быел мәйданчык икътисадта һәм бизнеста, мәгарифтә, кооперациядә һәм сәламәтлек саклауда хатын-кызларның роленә юнәлтелгән. Катнашучылар хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, кооперациянең инновацион проектлары һәм инициативалары, хатын-кызларның социаль секторларда тотрыклы икътисад формалаштыруга йогынтысы, шулай ук Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алышалар. Трекның модераторы – RT Arabic телеканалының программалар хезмәте җитәкчесе Әнисә Гордина.
13
май, 2026 ел
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов 2026 елның апрель ае нәтиҗәләре буенча РФ субъектлары закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында беренче унлыкка керде. Ул Идел буе федераль округы вәкилләре арасында икенче урын яулады. Бу «Медиалогия» компаниясе мәгълүматларыннан билгеле булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ