СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Ходжаев эш сәфәре белән Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Үзбәкстан вице-премьерын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.
14
май, 2026 ел
Быел Казанфорумның хатын-кызлар трегы эчтәлеклерәк һәм масштаблырак булды, биредә 22 ил тәкъдим ителгән, һәм бу дәүләтләрнең хатын-кызларының теләкләре һәм омтылышлары күбесенчә туры килә. Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова журналистларга «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» халыкара икътисадый форумы кысаларында ачылган «Хатын-кыз игътибары» трегы сессияләренең эш нәтиҗәләрен шәрехләп белдерде.
14
май, 2026 ел
«Кол хатын Изаура» телесериалындагы төп роле белән дөньякүләм танылу алган Бразилия актрисасы Луселия Сантос бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум 2026» халыкара икътисадый форум кысаларында ачылган «Хатын-кыз карашы» трегының мәртәбәле кунакларының берсе булды. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза.
14
май, 2026 ел
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» ХVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Дүртенче ел рәттән трек Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Быел мәйданчык икътисадта һәм бизнеста, мәгарифтә, кооперациядә һәм сәламәтлек саклауда хатын-кызларның роленә юнәлтелгән. Катнашучылар хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерүнең төп тенденцияләре, кооперациянең инновацион проектлары һәм инициативалары, хатын-кызларның социаль секторларда тотрыклы икътисад формалаштыруга йогынтысы, шулай ук Россиядә һәм Ислам дөньясы илләрендә тармакларның цифрлы трансформациясе турында фикер алышалар. Трекның модераторы – RT Arabic телеканалының программалар хезмәте җитәкчесе Әнисә Гордина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ