Казанда "Чын нацизм" күргәзмәсе ачылды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе, 15:20

Бүген Казанда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) Донбассның тыныч халкы фаҗигасенә багышланган һәм украин неонацистлары җинаятьләре турында сөйләүче «Чын нацизм» күргәзмәсе ачылды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары исеменнән  Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.

"Без гади булмаган чорда яшибез, дөньяны үзгәртеп кору буенча алып барыла торган эшләрнең шаһитлары булып торабыз, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина, – ерак 1945 елда безнең ата-бабаларыбыз фашизмны җиңделәр, әмма, кызганычка каршы, шактый еллар узгач, ул кабат башын күтәрә башлады. Мин нәкъ менә минем Ватаным, минем илем, безнең бөек Россия дөньяны һәм бөтен кешелекне хәзерге фашизмнан, украин неонацистларыннан батырларча яклауны үз өстенә алуы белән горурланам".

Лилия Маврина күргәзмәне оештыручыларга хакыйкать белән танышу мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәт белдерде. "Без көнбатышта тарихыбызны ничек күчереп язуларын беләбез, шуңа күрә кешеләргә хакыйкатьне күрсәтү бик мөһим, – диде Дәүләт Советы Секретаре, – әлеге күргәзмәне караган   һәр кеше махсус хәрби операциянең вакытында игълан ителүенә тагын бер тапкыр инаныр дип ышанам. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган егетләр безнең тормышыбызны гына түгел, ә бөтен тыныч халыкны  яклыйлар". 

 Лилия Маврина фикеренчә, бүген Россиянең күп кенә шәһәрләрендә уза торган күргәзмә барлык буыннар өчен дә мөһим, әмма яшьләр өчен аеруча актуаль. "Тарихи хәтернең киләчәк буыннарга бернинди бозуларсыз җиткерелүе мөһим", – дип  басым ясады Лилия Маврина.

Дәүләт Советы Секретаре билгеләп үткәнчә, хәзер күп кенә яңа төбәкләр торгызыла һәм гадәти тормышка кайта, көнкүреш җайга салына. "Аларга бөтен Россия ярдәм итә", – дип ассызыклады ул. Сүз гуманитар йөкләр җибәрү турында гына түгел, ә тыныч тормышны торгызуда һәрьяклап ярдәм итү турында да бара. Татарстан, Лилия Маврина искә төшергәнчә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә шефлык итә. 

"Бу күргәзмә шуны күрсәтә: барыбызга да тынычлыкны сакларга кирәк, – дип нәтиҗә ясады Дәүләт Советы Секретаре, – Әйдәгез, җиңүгә омтылыйк, ә җиңү безнең якта булачак, чөнки көч түгел, ә хакыйкать җиңәчәк. Ә хакыйкать Россия ягында, шуңа күрә җиңү дә безнең якта булачак!"

Россия тарихи җәмгыяте Президиумы әгъзасы, Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты директоры Юрий Петров билгеләп үткәнчә, әлеге күргәзмә илебезнең 20 шәһәрендә, шулай ук Белорусьта һәм Абхазиядә булган. Бүген экспозиция Казанда. "Балаларга нәрсә булганын аңлатыр өчен, ышандырырлык артефактларны күрсәтүдән дә яхшырак чара юк, – дип ассызыклады Юрий Петров, –  Күргәзмә яңа нацизмга каршы торуның тирән нигезләрен ача.  Аның педагогик һәм тәрбияви функциясе шиксез".

Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Александр Александров, тарихчылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Казанның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы кабул ителгән проектны Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән Россия тарихи җәмгыяте әгъзалары, «Ватан тарихы» фонды һәм Җиңү музее оештырган.

Экспозициядә Украина кораллы көчләре тарафыннан тыныч халыкка ут ачу өчен кулланылган кораллар, үзгәртеп язылган тарихлы китаплар, Америкада һәм Европада җитештерелгән кораллар, экипировка һәм шартлаган снаряд фрагментлары тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар (нацист символикасы белән бизәкләр, шевроннар, башка билгеләр) нацизмның идеологиясе турында сөйли. Экспозициянең аерым өлешен Көнбатыш хәрби формасы үрнәкләре һәм НАТО илләренең конфликтта тулы күләмдә катнашуын раслаучы сугыш кораллары биләп тора.

Күргәзмә проектының нигезенә 2022 елның язында Россия тарихи җәмгыяте инициативасы белән төзелгән Россия Мәдәният министрлыгының музейлар төркеме әгъзалары тарафыннан җыелган экспонатлар нигезләнгән. Махсус хәрби операция үткәрү зонасына даими экспедицияләр барышында төркем әгъзалары Украина кораллы көчләре һәм неонацист подразделениеләре сугышчылары тарафыннан кылынган җинаятьләрнең масштаблы дәлилләрен теркәгәннәр.

Күргәзмә август ахырына кадәр эшләвен дәвам итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International