2025 елда Хөкүмәт эше турындагы хисап Социаль сәясәт комитеты утырышында каралды

2026 елның 7 апреле, сишәмбе, 13:35

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Моннан тыш, парламентарийлар социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалана алуын тәэмин итү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. 

Комитет утырышында Хөкүмәт хисабын икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова тәкъдим итте. Әлбәттә, документны караганда социаль сәясәтне, сәламәтлек саклау программаларын гамәлгә ашыру, хезмәт базарындагы вәзгыять мәсьәләләренә төп басым ясалды.

2025 елның декабрь ахырына Татарстанда 3,3 мең эшсез кеше теркәлгән, ягъни эшче көчләр санының 0,16% ы. 2026 елның 1 гыйнварына эш бирүчеләр тарафыннан 43 мең вакансия игълан ителгән. 2025 елда мәшгульлек хезмәте органнарына төрле сораулар буенча 67 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 26,1 мең кеше эш эзләүче буларак исәпкә алынган, 17,7 мең кеше эшкә урнаштырылган.

Республикада кертелгән социаль ярдәм чаралары, гадәттәгечә, адреслы характерда. Аерым алганда, балалы гаиләләргә федераль һәм төбәк социаль ярдәм чараларының киң пакеты бирелә. Федераль бюджеттан тыш, республика бюджеты акчалары исәбеннән финанслана торган чаралар гамәлгә ашырыла, шул исәптән – аз керемле күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүләрнең 100 проценты компенсацияләнә, 3 яшькә кадәр булган  балаларга елына дарулар сатып алуга 10 мең сум бирелә, инвалид балалары булган яки ата-аналары инвалид булган 5 һәм аннан күбрәк балалы гаилә әгъзаларына айлык пособие, яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләр өчен кирәк-яраклар комплекты бирелә. 

2018 елдан Татарстанда авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бала тапканда акчалата түләүләр бирелә: 25 яшькә кадәрге беренче бала туганда ‒ 50 мең сум; 29 яшькә кадәрге өченче бала һәм аннан соңгы һәр бала туганда –100 мең сум. 2018 елдан мондый түләүләрне инде 15,6 мең хатын-кыз алган, 2025 елда – 1,5 мең хатын-кыз.

Республикада 59,2 мең күп балалы гаилә яши, шул ук вакытта соңгы 12 елда аларның саны 2,4 мәртәбә арткан. Республиканың күп балалы гаиләләрендә бүген 189,2 мең бала тәрбияләнә.

Утырышта махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Татарстанда республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча региональ ведомствоара комиссия эшли. Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла, сәнәгать предприятиеләренең, бизнес-бергәлекләрнең, волонтерлык хәрәкәтенең һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлегенең төгәл схемасы төзелгән.

Узган ел СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен социаль ипотека гамәлгә ашыруга старт бирелде, ярдәм чараларын киңәйтә торган законнар кабул ителде.

Аерым юнәлеш – эшкә урнашуга ярдәм итү. Республикада кайнар линия оештырылган, СВОдан инвалид булып кайтканнарны эшкә урнаштырырга әзер булган эш бирүчеләр реестры алып барыла, махсус вакансияләр ярминкәләре үткәрелә. Нәтиҗәдә махсус операциядә катнашучылар арасында мәшгульлек дәрәҗәсе 75 % тәшкил итә.

Татарстан үлем-китемнең түбән күрсәткече буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урында һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында 17 нче урында тора. Сабыйлар үлеме күрсәткече буенча Татарстан түбән күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урында тора, Россия буенча – 3 нче урында.

Халыкның гомуми үлеме структурасында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары (42,1 %), икенче урында – шешләр (17 %), өченче урында – тышкы сәбәпләр (12,3 %), дүртенче урында – эндокрин системасы авырулары (7,7 %), бишенче урында – ашкайнату органнары авырулары (7,3%).

Елена Демьянова әйтүенчә, үлем-китемне киметүнең төп коралы –диспансеризация, әмма узган ел ул тулы күләмдә башкарылмаган.

Узган ел сәламәтлек саклау инфраструктурасын үстерү дәвам иткән. Шулай итеп, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты кысаларында республика муниципалитетларында беренчел сәламәтлек саклау звеносының 38 объекты төзелгән (34 фельдшер-акушерлык пункты, 2 поликлиника, 2 гомуми практика табибы үзәге), авыл җирендә урнашкан 151 медицина оешмасы һәм аларның бүлекчәләре бинасы ремонтланган, 114 берәмлек медицина җиһазы  сатып алынган.

Республика сәламәтлек саклау программалары буенча 2025 елда 17 сәламәтлек саклау объекты – 15 фельдшер-акушерлык пункты, Саба үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары үзәге һәм Актаныш үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге төзелгән, 97 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган.

Әлмәттә яңа перинаталь үзәк ачылу 2025 елның мөһим вакыйгаларының берсе булды. 

Кадрлар белән тәэмин итү сәламәтлек саклау системасында кискен мәсьәлә булып кала. Максатчан укыту программаларын гамәлгә ашыруга карамастан, медикларга кытлык бар. 

Физкультура һәм спортны үстерүгә килгәндә, Татарстан елдан-ел илнең иң спорт регионы, спорт корылмалары белән тәэмин ителеш буенча лидерларның берсе булып таныла. Республикада 12 меңнән артык спорт объекты эшли, 2025 елда Казанда, Алексеевск, Питрәч, Әлмәт, Арча, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Түбән Кама, Минзәлә һәм Яшел Үзән районнарында 19 универсаль спорт мәйданчыгы, Арча, Баулы, Кукмара һәм Менделеевск районнарында 4 ябык футбол манежы төзелгән. 29 спорт объектында ремонт ясалган. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның аерым карары буенча тагын 9 спорт объекты төзелгән.

2025 елда Татарстанда физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлеше 67,2% тәшкил иткән. Республикада 164 спорт мәктәбе ачылган (аларның 29ы «олимпия резервы» статусына ия), аларда 79 спорт төре үстерелә. Спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны 90038 кеше, тренировка эшчәнлеген 2 877 тренер-укытучы алып бара.

Бүген үк комитет утырышында инвалидларның социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан файдалана алуын тәэмин итү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, әлеге законны кабул итү республика законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү зарурлыгына бәйле. Законга инвалид туристларның туристлык инфраструктурасы объектларына тоткарлыксыз керүен тәэмин итү һәм инвалидлар өчен туристлык продуктыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатларында төгәлләштерү характерындагы үзгәрешләр кертелә.

Закон кабул ителгән очракта 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк, ә документның туристлык объектларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлешендәге нигезләмәләре 2026 елның 1 сентябреннән мондый объектларны төзү яки реконструкцияләү өчен проект документациясен әзерләгәндә, шулай ук 2026 елның 1 сентябренә кадәр файдалануга тапшырылган мондый объектларга капиталь ремонт ясаганда яки реконструкцияләгәндә кулланылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International