Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Министрлар Кабинеты хисабы каралды

2026 елның 7 апреле, сишәмбе, 13:47

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эше турында хисап тәкъдим иттеләр. Комитет рәисе Александр Чубаров үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Хөкүмәт эше турындагы хисапны ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 102,9% үсеш темпы белән 5,7 трлн сумнан артып киткән. Төяп җибәрелгән продукция күләме 6,3 трлн сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 109,9%. Олег Пелевин әйтүенчә, икътисад үсешенә төп өлешне дәүләт оборона заказын гамәлгә ашыруны исәпкә алып эшкәртү производстволары, шулай ук яңа куәтләрне, шул исәптән импортны алыштыруга юнәлдерелгәннәрне гамәлгә кертү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру тәэмин иткән. «Республика сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменең 20%ын махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары тәшкил итә. Аларның республика икътисадына керткән өлеше 9,3%. Узган елда МИЗ территориясендә 22 яңа резидент җәлеп ителде», – дип белдерде  ТР икътисад министрының беренче урынбасары.

Тотрыклы үсеше һәм Федераль үзәкнең ярдәме белән дәүләт программаларын, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш эшләре күләме 1 трлн 25 млрд сум тәшкил иткән. «Бишенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 миллион квадрат метрдан артып китә», – дип ассызыклады Олег Пелевин.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, вәзгыятьтәге тышкы һәм эчке чикләүләр һәм куркынычлар шартларында алга таба үсеш тармакларның нәтиҗәлелеген системалы күтәрүгә, инновацияләр, фәнни эшләнмәләр, технологик яңарту базасында югары технологияле продукция күләмнәрен арттыруга бәйле.

«Предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген арттыру предприятие эчендә генә түгел, ә нәтиҗәле кооперация чылбырларын төзүгә дә исәпләнгән. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләреннән һәм комплектлаучы әйберләр китерүдән алып җитештерүгә, логистикага һәм сатуга кадәр. Һәр этапта чыгымнарны киметү, тулаем алганда, тармакларның тотрыклылыгын арттыра. Тармак һәм муниципаль баланс комиссияләре эшен нәкъ менә шушы бурычка юнәлтәчәкбез», – дип сөйләде Икътисад министрлыгы вәкиле.

Шулай ук Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, кайбер тармакларда әле эш резервлары саклана. «Безгә, тармак предприятиеләре белән берлектә, федераль ярдәм чараларыннан максималь файдаланып, әлеге эшне дәвам итәргә кирәк. Хезмәт җитештерүчәнлеге федераль программасы җитештерү процессларын оптимальләштерүнең төп инструментларыннан берсе булып тора. Анда республиканың 351 предприятиесе катнашты, предприятиеләрнең 6000нән артык хезмәткәренә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру ысуллары өйрәтелде», – дип белдерде утырышта катнашучыларга Олег Пелевин. 

Хөкүмәт эше турындагы хисап буенча фикер алышуга йомгак ясап, депутат Игорь Бикеев Татарстанда инфляция дәрәҗәсенең уртача федераль күрсәткечләрдән аерылу-аерылмавы белән кызыксынды. «Тулаем алганда, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә», – дип җавап бирде Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары.

Утырышта шулай ук ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдиме буенча профильле комитет әгъзалары җәмәгать судьялары вазыйфасына кандидатураларны карадылар. Депутатлар Дәүләт Советына Регина Солнцеваны (Зеленодольск суд районы буенча 7 нче суд участогы), Динә Якушинаны (Минзәлә суд районы буенча 2 нче суд участогы), Юлия Малафееваны (Чаллы шәһәре буенча 14 нче суд участогы), Оксана Прохорованы (Нурлат суд районы буенча 1 нче суд участогы) өч елга җәмәгать судьясы итеп сайларга тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Советына Яна Җиһаншинаны (Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 5 нче суд участогы), Илфир Нәбиевне (Чаллы шәһәре буенча 17 нче суд участогы), Лилия Хәйбуллинаны (Казан шәһәренең Идел буе суд районы буенча 5 нче суд участогы), Динә Гатауллинаны (Казан шәһәренең Идел буе районы суд буенча 9 нчы суд участогы), Фирания Яруллинаны (Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 2 нче суд участогы) вәкаләтләре чорын чикләнмичә Татарстан җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International