Депутатлар округларда

2024 елның 21 июне, җомга, 16:33

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламент депутатлары медикларны һөнәри бәйрәмнәре – медицина хезмәткәре көне белән котладылар, чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырдылар, шулай ук 22 июньдә билгеләп үтелә торган Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үткәрелгән истәлекле чараларда катнаштылар.

21 июньдә Казанда,  Ирек мәйданында, булачак Сабантуй өчен бүләкләр җыю тантанасы узды, ул бу ял көннәрендә республика башкаласында өч мәйданчыкта – Мирный бистәсе каенлыгында,  Аккош күле янында, Дәрвишләр бистәсе әрәмәсендә узачак. Колгалар эленгән ат арбалары Кремль, Бауман, Пушкин урамнары һәм шәһәрнең башка үзәк урамнары буйлап үтте. Сабантуйга бүләкләр җыю акциясенә Дәүләт Советы депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре кушылды. Бүләкләрне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев тапшырдылар.

21 июньдә «Казан Экспо»да «Ел табибы - Ак чэчэклэр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, шулай ук депутатлар Владимир Вавилов, Алексей Созинов катнашты. Ел табибы номинациясендә Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким җиңүче булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча шәһәр сырхауханәләре арасында – 10 нчы Казан сырхауханәсе, үзәк район хастаханәләре арасында – Әтнә РҮХ, ә балаларга ярдәм күрсәтүче учреждениеләр арасында Чистай үзәк район сырхауханәсенең шәһәр балалар сырхауханәсе җиңү яулады.

21 июньдә Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Чаллыда 31 торак комплекс территориясендә "Җиңү йолдызы"стеласы ачылды. Стела районның актив яшәүчеләре көче белән куелган. Ачылу тантанасында Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин катнашты. "Халыкның акчаларын беренче чиратта"Җиңү йолдызы"н урнаштыруга юнәлтергә карар итүе бик кыйммәтле. Безгә ветераннарыбызның батырлыклары турында хәтерне саклау, аны яшь буыннарга тапшыру һәм, әлбәттә, бүгенге илне саклаучыларның батырлыгы турында белү мөһим», – дип ассызыклады Руслан Нигъмәтуллин.

21 июньдә Дәүләт Советы депутатлары Светлана Вострикова һәм  Ольга Воронова Казанда, Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләрне салды. Чаралар 1941 елның 22 июнендә фашист гаскәрләре Советлар Союзы территориясенә бәреп кергән көнгә багышлап уздырыла. Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә. Советлар Союзы анда 27 миллионга якын кешесен югалта.

Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң, активистлар ел саен үткәрелә торган "Красная Гвоздика" Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар, аны «Память Поколений» фонды 2016 елдан бирле үткәрә. Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

19 июньдә Казан федераль университетының Алабуга институтында «Университет» мәктәбен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Мәктәпне тәмамлау турында аттестатны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тапшырды. "Һәр кешенең мәктәп вакыты ике мизгел белән бәйле – бу дулкынландыргыч 1 сентябрь, бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаганда, һәм, әлбәттә, соңгы кыңгырау шалтырату. Чыгарылыш кичәсе – 11 елның кульминациясе, һәркем өчен үз шатлыклары, кечкенә кичерешләре, дуслыгы һәм беренче җиңүләре белән тулы. Хәзер бу мизгел, мәктәп тормышының  тәмамлануы кебек кенә тоелса да, еллар узачак сез бу искиткеч вакытны җылылык белән искә алачаксыз», - диде  депутат.

Ул шулай ук Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлары берләшмәсенең икенче ел рәттән Луганскның  чыгарылыш укучыларына ярдәм итүе хакында сөйләде. Аерым алганда, хатын-кыз депутатлар чыгарылыш кызларына бал күлмәкләре сатып алалар һәм аларга чыгарылыш кичәсе өчен образлар булдырырга ярдәм итәләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International