Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауны үткәрүнең оештыру мәсьәләләре Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды

2024 елның 3 июле, чәршәмбе, 15:05

Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау мәсьәләләре буенча Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар дәүләт граждан хезмәте, җирле үзидарә һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, шулай ук парламентның алтынчы чакырылышы чорында профильле комитет эшенә йомгак ясадылар.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны үткәрүне законнар һәм оештыру белән тәэмин итү турында мәгълүматны республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов тәкъдим итте. Ул 8 сентябрьдә яңа чакырылыш республика парламентының 100 депутатын сайларга кирәклеген искәртте (50 – бердәм сайлау округы буенча һәм 50 – бер мандатлы округлар буенча). Моннан тыш, республиканың 38 районы территориясендә һәм Әлмәт шәһәрендә җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. «Сайлау компаниясен финанслауның ачыклыгын һәм легитимлыгын арттыру максатыннан сайлау фонды акчаларын сарыф итүнең чик күләме билгеләнгән, ул кандидат теркәлгәнче гамәлгә ашырылырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Андрей Нефедов. – ТР дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда фондның чик күләме 30% тәшкил итә. Сайлаулар үткәрү өчен 50 бер мандатлы сайлау округының яңа схемасы кулланылачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советына сайлаулар үткәрүнең календарь планын һәм исемлеккә кандидатлар тәкъдим итү өчен формалар һәм документлар исемлеген раслады. 50 округ сайлау комиссиясенең вәкаләтләрен 34 территориаль комиссиягә йөкләү турында Карар кабул ителде. 11 июньнән 10 июльгә кадәр кандидатлар тәкъдим итү чоры. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауларда алты сәяси партиядән кандидатлар тәкъдим итү буенча чаралар үткәрү турында хәбәр килде».

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, 7 сәяси партия партия исемлекләрен тәкъдим итүне хуплап имзалар җыюдан азат ителгән. Калган барлык партияләр республика сайлаучылары санының 0,5 проценты кадәр (14 644 кеше) имза җыярга тиеш булачак. Партия кандидатлары, шулай ук үз-үзләрен тәкъдим итү тәртибендә тәкъдим ителгән кандидатлар округта сайлаучыларның 3% кешесенең имзаларын җыеп тапшырырга тиеш. Партияне һәм кандидатларны теркәү өчен документлар 24 июньнән 24 июльгә кадәр тапшырыла. Шуннан соң 10 көн дәвамында комиссияләр документларны тикшерәләр һәм карарлар һәм теркәүләр кабул итәләр. Теркәлү 2 августта тәмамлана. 10 августтан массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе башлана. Тавыш бирү 8 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.

Андрей Нефедов әйтүенчә, сайлауларда ачыклыкны партияләрнең һәм кандидатларның күзәтүчеләре, Иҗтимагый палата, ММЧ вәкилләре тәэмин итәчәк.

Фикер алышуда катнашкан комитет җитәкчеләре Альберт Хәбибуллин һәм Хафиз Миргалимов, депутатлар Римма Ратникова һәм Эдуард Шәрәфиев сайлауларның барышына җәмәгатьчелек контроленең мөһимлеген, кандидатларның сайлау счетлары ачыла торган банкларның эшендә тәртип урнаштыру зарурлыгын билгеләп үттеләр, шулай ук сайлау участокларының эш нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә игътибар иттеләр.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны үткәрүне законнар һәм оештыру белән тәэмин итү турындагы мәгълүматны комитет игътибарга алды.

«Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе турындагы нигезләмәне раслау турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Карары проектын тәкъдим итеп, комитет рәисе Альберт Хәбибуллин документ җиденче чакырылыш республика парламентының беренче утырышын уздыруны оештыру өчен эшләнгәнлеген искәртте.

Положение нигезендә Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән санының өчтән ике өлеше сайланганнан соң, җиденче чакырылыш республика парламентының беренче утырышын әзерләү буенча оештыру комитетын оештыру өчен Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре сайлана.

Депутат вәкилләре бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатларның территориаль җыеннарында һәм депутатлыкка кандидатларның республика исемлекләре буенча сайланган депутатлар җыеннарында сайлана.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International