Депутатларның атналык эшчәнлеге

2024 елның 16 августы, җомга, 08:33

Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре белән танышты. Алар ял лагерьларында булды, республика районнарында социаль объектлар ачуда катнашты, өлкән буын вәкилләре белән күреште. 

16 августта Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов эш сәфәре белән Чаллы шәһәрендә булды. Анда ремонттан соң ачылган «Огниво» балалар иҗат үзәге эшчәнлеге белән танышты, хезмәткәрләр белән аралашты. Үзәк КПРФ фракциясе депутатлары тәкъдиме белән төзекләндерелә. 

Дәүләт Советы депутатлары Светлана Вострикова, Рамил Әхмәтов һәм Ольга Воронова 15 августта «Байтик» балалар лагеренда булды. Монда җәйге ялны оештыру, белем бирү һәм тәрбия программалары белән таныштылар, педагоглар һәм балалар белән аралаштылар.

«Байтик " сәламәтләндерү - белем бирү комплексының үсеше 1992 елда Биектау районында компьютер үзәге ачудан башланган. Нәкъ менә шул вакытта мәгълүмати технологияләр һәм робототехника өлкәсендә үсеш концепциясе барлыкка килә, әлеге юнәлешне яшьләр арасында популярлаштырырга кирәк була. Лагерь директоры Лариса Бикуллина әйтүенчә: ”Бүген «Байтик " - заманча балалар сәламәтләндерү учреждениесе генә түгел, ә төрле проектларны башлап җибәрү һәм үстерү өчен күп функцияле мәйданчык та әле ул. Ел саен биредә 6 меңнән артык бала укый һәм ял итә.

"Балаларның үсешендә белем төп роль уйный, әмма аларның физик һәм эмоциональ яктан камилләшүенә дә игътибар бирү мөһим. Спорт белән шөгыльләнү, уеннарда катнашу тәнне ныгытырга, координацияне һәм үз - үзеңә ышанычны үстерергә ярдәм итә», - дип ассызыклады  Светлана Вострикова.

"Байтик" кебек лагерьләр волонтерлык, интеллектуаль, физик күнекмәләрне үстерү һәм төрле проектларда катнашу өчен уңай мохит бирә. Биредә балалар шат күңелле һәм китәргә теләмиләр. Бу җәйге ялны оештыручылар үз эшләрен тиешенчә башкара дигән сүз», - дип йомгаклады Ольга Воронова.

15 августта Биектау районында берьюлы өч социаль объект эшли башлады. Аларны ачуны авыл халкы озак вакыт көткән. Биектаулыларны бу вакыйга белән Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин котлады. Бәйрәм чараларында шулай ук район башлыгы Равил Хисаметдинов, «Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Усад авылында авыл советының яңа административ бинасы сафка басты. Моңарчы авыл советы мәдәният йорты бинасында урнашкан була, анда бүлмәләр зур булмаган. Яңа бина уңайлы, кыска вакыт эчендә төзелә һәм барлык стандартларга туры килә.

Чиршә авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ишекләрен ачты. Бина 1990 елда ук төзелгән, соңгы тапкыр 2007 елда ремонт ясалган була. Объект барлык заманча таләпләргә туры китереп төзекләндерелгән, тамаша залы 144 урынга исәпләнгән.

Әлдермеш авыл җирлегендә капиталь ремонттан соң «Умырзая» балалар бакчасы ачылу – авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Хәзер балалар бакчасында 1,5 - 3 яшькә кадәрге балалар өчен махсус төркем бар. Бәйрәм чараларында шулай ук район башлыгы Равил Хисаметдинов, «Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

14 август көнне Идел буе районы тормыш сөючеләр клубы әгъзалары  «Сандугач» китапханәсендә утырыш үткәрделәр. Өлкән буын вәкилләре белән Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова очрашты. Очрашу алдыннан аңа клуб әгъзаларының үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Ә 18нче хастаханә табиблары медицина тикшерүе уздырды. Табиб-терапевт Эльвина Әхмәтҗанова сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйләде, инфаркт һәм инсультларны кисәтү турында искәртте, авыруларның беренче билгеләрен ачыкларга һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтте.

Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, озын гомерле булу өчен сәламәт яшәү рәвеше, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү һәм спорт белән шөгыльләнү кирәк. "Өлкән буын сәяси вакыйгаларда гына түгел, күп кенә социаль акцияләрдә дә иң актив катнаша. Аларның зирәк фикерләреннән башка дөрес карарлар кабул итеп булмый, алар ярдәме белән генә алга барып була”. Быел ил Президенты Владимир Путин куйган милли максатлар актив озын гомер мәсьәләләрен дә үз эченә ала. 18нче хастаханә табиблары белән бергәләп без бүген медицина тикшерүе, физик активлык, танып белү буенча лекцияләр дә үткәрә алдык һәм Казанның тормыш сөючеләр клубы вәкилләре белән аралаштык», - дип ассызыклады Ольга Воронова.

13 августта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге иҗтимагый ярдәм штабында «Химия белән дәвалангач без аерылыштык» дип исемләнгән республика форумы ачылды, анда медицина экспертлары, иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары вәкилләре, шулай ук  онкопациентлар үзләре катнашты. Форум делегатларын Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сәламләде.

Светлана Захарова форумны оештыручыларга һәм катнашучыларга битараф булмаганнары һәм проектка актив ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Дәүләт Советы, безнең комитет һәм, әлбәттә инде, «Бердәм Россия» партиясе һәрвакытта да иҗтимагый оешмалар, берләшмәләр һәм халкыбыз проблемаларына битараф булмаганнар белән актив хезмәттәшлек итә. Бигрәк тә без бергә гамәлгә ашыра торган проектның мөһимлеген билгеләп үтәсем килә. Бу - кешеләрнең, яман авыру белән очрашкач, рухларын югалтмаулары, ә киресенчә, үзләрендә башкаларга ярдәм итәргә көч табулары үрнәге. Сез барыгыз да эштә, шул ук вакытта шәхси авырлыкларга карамастан, башкаларга ярдәм итәр өчен вакыт һәм көч табасыз. Бу зур хөрмәткә лаек. Мин сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Без бергәләп бу проект буенча эшне дәвам итәбез һәм ул гражданнарыбызга файда китерсен өчен барысын да эшлиячәкбез”.

14 августта Зәй районында «Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча тикшеренүләр, аларның тарихи әһәмияте» дигән традицион фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул XVIII гасырның танылган дин белгече, галим, мөгаллим, табиб, тарихчы тормышына һәм иҗатына багышланды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Конференциядә катнашучылар танылган дин эшлеклесе хөрмәтенә куелган истәлек билгесен барып күрделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International