Геннадий Емельянов Россия Федерациясе сенаторы итеп сайланды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 13:45

Геннадий Емельянов Россия Федерациясе сенаторы, ягъни РФ Федераль Җыенына Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил итеп сайланды. Мондый карар җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында кабул ителде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сенатор кандидатурасын тәкъдим иткәндә, Геннадий Мельянов Татарстанның Зәй районында туган, Совет армиясе сафларында хезмәт иткән, Казан химия - технология институтын тәмамлаган, 25 елдан артык транспорт тармагында эшләгән, автослесарьдан транспорт оешмасы директорына кадәр хезмәт юлыннан күтәрелгән, дип билгеләп үтте.

“1999 елдан Геннадий Емельянов республиканың өч муниципаль берәмлеге хакимиятендә җитәкче вазыйфаларда эшли, шул исәптән Яшел Үзән һәм Алабуга районнары башлыгы була. 2019 елдан РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы - республика Дәүләт Советыннан вәкил итеп сайланды. Ул анда аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану Комитеты составында һәм Россия парламентының югары палатасында оештырылган кайбер эшче төркемнәрдә актив эшли».

Парламент җитәкчесе Геннадий Емельяновның табигатьне саклау законнарын камилләштерү мәсьәләләренә зур игътибар бирүен, Татарстан вәкиле буларак республиканың закон тәкъдимнәрен алга сөрүен ассызыклады.

Тавыш биръ барышында Геннадий Емельянов кандидатурасын 87 депутат хуплады.

Закон нигезендә, РФ субъектының закон чыгару оешмасыннан депутат булып сайланган кеше генә сенатор була ала.

Бүген Дәүләт Советы утырышында шулай ук Геннадий Емельяновның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International