Парламентның профильле комитетлары рәисләре урынбасарлары сайланды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 14:30

Бүген Дәүләт Советы сессиясеннән соң парламентның сигез комитеты утырышы узды, аларда комитет рәисләре урынбасарлары сайланды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары итеп Хафиз Миргалимов сайланды, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары итеп Камил Ногаев, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары вазифасына Марат Галиев, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары булып Ринат Гайзатуллин, Экология, табигатьтән файдалану,  агросәнәгать һәм азык – төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары  – Нәҗип Хаҗипов, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары – Рәсим Баксиков, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары – Ольга Воронова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары – Ирина Терентьева сайланды.
 
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International