Бюджет турындагы закон проекты Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында каралды

2024 елның 1 октябре, сишәмбе, 17:36

Бүген Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырышны ачып, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы Рәисе кушуы буенча комитет бюджет турындагы закон проектының аерым нигезләмәләрен, аерым алганда, «Минераль-чимал базасын торгызу», «Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык», «Су хуҗалыгы», «Урман хуҗалыгы» бүлекчәләрен,  «Милли икътисад», «Әйләнә-тирә мохитне саклау» бүлеге, «Сәламәтлек саклау» бүлегенең «Санитар-эпидемиологик иминлек» бүлекчәсен  карау өчен җаваплы итеп билгеләнгән.

2025 елга һәм 2025 һәм 2027 елларның план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын һәм бу елларга республика бюджеты проектын ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова тәкъдим итте.

2025 елга республика бюджеты керемнәр буенча – 425,5 млрд.сум, чыгымнар буенча – 439 млрд. сум, дефицит – 13,5 млрд. сум итеп билгеләнә.

2025 елга «Әйләнә – тирә мохитне саклау» бүлеге буенча чыгымнар 442,9 млн.сум күләмендә каралган, шул исәптән әйләнә – тирә мохит сыйфатын җайга салуга – 40,3 млн. сум, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге чараларга –1 млн. сум.

«Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгы» бүлекчәсе буенча чыгымнар 2025 елда 2 млрд 29,4 млн сум күләмендә каралган.

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2025 елда республика бюджетыннан 12 млрд 32,8 млн сум юнәлдереләчәк. Әлеге программа кысаларында хуҗасыз хайваннар белән эш итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру чараларын оештыруга 84,3 млн сум акча каралган. Себер язвасы үләт базларын һәм биотермик чокырларны тотуга 44,9 млн сум юнәлтү планлаштырыла.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, республиканың авыл хуҗалыгы үсешенең югары күрсәткечләрен билгеләп, потенциалның зур булуын ассызыклады. "Безнең горурланырлык нәрсәләребез бар, әмма киләчәктә дә үсеш өчен резервларыбыз зур, һәм аларны кулланырга кирәк, – дип саный Марат Әхмәтов. – Мәсәлән, ит җитештерү, сөт эшкәртү буенча резервлар бар, тармак министрлыкларына моңа аерым игътибар бирергә кирәк”.

Иртәгә Дәүләт Советында фракцияләр һәм депутат төркемнәре вәкилләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлаулары узачак. Бюджетны профильле комитетларда һәм парламент тыңлаулары кысаларында тикшерү нәтиҗәләре буенча Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җыелма бәяләмә әзерләячәк. Шуннан соң бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта карау өчен әзерләнәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International